Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Кем булып?




Иртә белән барысы да ашыгып эшкә барырга җыеналар. Кечкенә кыз Сәлимә болай ди:

- Мин дә эшкә барам.

- Ә кайда эшлисең соң син?

- Балалар бакчасында.

- Кем булып?

- Бала булып.

+35.Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните. Listenh to the proverbs and memorize.

* Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

*Эше барның ашы бар.

5.

Билгесез үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем неопределённом действии?

How to use verbs in Past Indefinite?

+36.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Сез кайчан һәм кайда тугансыз?

Мин 1981 нче елның 6 нчы маенда Чистай шәһәрендә туганмын.

 

- Когда и где Вы родились? When and where were you born?

- Я родился 6 мая 1981 годав городе Чистополе. I was born on the 6th of May, 1981 in Chistai town.


*******************************


- Әйт әле, минем китабым синдәме?

-

- Гафу ит, мин аны өйдә онытканмын икән.

 

-

 

-

- Скажи, пожалуйста, моя книга у тебя ли? Tell me please, do you have my book?

-

-

- Извини, я, оказывается, забыл её дома. I’m sorry, apparently I forgot it at home.


37.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Кичә татар концерты булган икән, ә мин белмәдем. Бүген ул дәрескә килмәгән. Дустым Санкт-Петербургка фестивальгә киткән икән. Акира әфәнде Япониядә туган. Экрем әфәнде Төркиядә укыган. Гафу итегез, мин бу сорауларга җавап бирмәгәнмен икән. Кызганычка каршы, беркем дә дөрес җавапны белмәгән. Кичә Тәнзилә миңа электрон почта аша хат җибәргән, мин аны бүген генә укыдым.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-ган/-гән; -кан/-кән – билгесез үткән заман фигыль кушымчалары- аффиксы прошедшего неопределённого времени глагола- suffixes of Past Indefinite tense.

Ул нишләгән? Ул укыган, килгән, киткән, кайт кан – барлык формасы- положительная форма- positive form.

Ул укымаган, килмәгән, кит мәгән, кайт ма ган – юклык формасы- отрицательная форма- negative form

38. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Әниең ничәнче елда туган?

- .........................................

*******************

- Бу студент кайсы илдән килгән?

- Минемчә, ...........................................................................

*******************

- Дустың якшәмбе көнне кая ......................?

- ....................................

***

- Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай нәрсәләр язганнар?

- .........................................

39.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Дустың кая киткән?

- Минемчә, Бишкекка.

Рис. Казанский университет

+40. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте текст и ответьте на вопросы. ......Read to the text and answer the questions.

Казан университеты – Россиянең иң танылган университетларының берсе. Ул 1804 нче елда ачылган. Анда атаклы галимнәр эшләгән, зур фәнни ачышлар ясалган. Университетта төрле елларда танылган шәхесләр укыган. Күренекле галимнәрдән Карл Фукс, Николай Лобачевский, Александр Бутлеров, Михаил Нужин, Александр Коновалов төрле елларда университетның ректоры булганнар.

Хәзерге вакытта университет студентлары лекцияләр тыңлыйлар, фәнни хезмәтләр белән танышалар, курс эшләре һәм диплом эшләре язалар. Ял вакытында алар спорт белән шөгыльләнәләр, концертлар һәм фестивальләр үткәрәләр. Студентларның тормышы бик күңелле.

? Казан университеты кайчан ачылган? Анда атаклы галимнәрдән кемнәр эшләгән? Хәзерге вакытта университетның ректоры кем? Университетта кайсы илләрдән студентлар укыйлар? Дәресләрдә алар нишлиләр?Ял вакытында студентлар нәрсәләр үткәрәләр?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-ыл/-ел – фигыльнең төшем юнәлеше кушымчалары – аффиксы страдательного залога глагола - suffixes of Passive Voice.

ачыла –открывается - (it) is opened , төзелә - строится - (it) is constructed;

эшләнә –делается- (it) is done, башлана –начинается- (it) is started.

41. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Китапханә сәгать тугызда ачыла, унтугыз сәгатьтә ябыла. Казанда яңа мәктәпләр төзелә. Татарстанның барлык мәктәпләрендә татар теле укытыла. Бу сүз шулай языла һәм укыла. Татар теле дәресе бер сәгать унбиш минутта башлана. Бу кагыйдә дәреслектә күп тапкыр кабатлана.

42. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

.......................................? Казан университеты 1804 нче елда ачылган.

..........................................? Университет Кремль урамында урнашкан.

..........................................? Без университет тарихы музеена бардык.

......................................? Күренекле галимнәрдән Карл Фукс, Николай Лобачевский, Александр Бутлеров, Михаил Нужин, Александр Коновалов төрле елларда университетның ректоры булганнар.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!MEMORIZE!

Барысы да (бөтенесе дә) яхшы –всё хорошо- Everything is good.

Барысы да (бөтенесе дә) исән –саулар все живы-здоровы - Everybody are safe and sound.

6.

Теркәгечләрне ничек кулланабыз?Как употребляем союзы?

How to use conjunctions?

+43.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Мин – Алсу, ә бу – Майкл.Я – Алсу, а это Майкл. I am Alsou, and he is Mike.

Мин Татарстаннан, ләкин Казаннан түгел.Я из Татарстана, но не из Казани. I am from Tatarstan, but not from Kazan.

Бүген алар Казаннан китәләр, һәм без алар белән саубуллашабыз.Сегодня они уезжают из Казани, и мы с ними прощаемся. Today they are leaving Kazan, and we are saying goodbye to them.

Дустым Мәскәүгә китте, чөнки ул конкурста катнаша.Мой друг уехал в Москву, потому что участвует в конкурсе. My friend went to Moscow, because he takes part in a competition.

Без китаплар күп укыйбыз, шуңа күрә күп беләбез.Мы много читаем книг, поэтому много знаем. We read books, that’s why we know a lot.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

Ә, ләкин, һәм, чөнки, шуңа күрә – теркәгечләр- союзы -conjunctions.

44.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Без татар теле дәресеннән соң ............ киттек, ә Фәридә ................ китте. Шимбә көнне дусларыбыз белән ............... булдык, ләкин Алия .................. Татар теле турында кызыклы ................. укыдым, шуңа күрә ......................... күп сораулар бирдем. Дүшәмбегә кадәр ул .................. булган, ләкин без ................. Бүген кич белән алар ............. киткәннәр, шуңа күрә без аларны ................... Ул ни өчен бүген .................. юк? Син .................... кем өчен алдың? Алар ни өчен ................ килделәр?

45. Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write the beginning of the sentences.

................................., ә мин гимназиядә укыдым.

.................................., ләкин Милли музейда булмаганнар.

.................................., шуңа күрә дәрес бик кызыклы булды.

.................................., чөнки ул бу китапны укымаган.

.................................., ә алар белмәгәннәр.

……………………, һәм дәрес башланды.

46. Укуыгыз турында дустыгызга хат языгыз. Напишите письмо другу о своей учёбе. Write a letter to your friend about how you study.

+47. ”Тыныч йокы” шигырен тыңлагыз һәм сәнгатьле итеп укыгыз. Прослушайте стихотворение “Спокойной ночи” и прочитайте выразительно. Listen to the poem “Good night” and read it out with intonation.


Поделиться:

Дата добавления: 2014-11-13; просмотров: 79; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.006 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты