Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Уйнарга –играть-to play




саф һавада йөрергә –гулять на свежем воздухе-to walk in fresh air

спорт белән шөгыльлән-ергә –заниматься спортом-to go in for sport

чаңгыда шуарга –кататься на лыжах- to ski

тимераяк –коньки - skates

файдалы –полезный- healthy, useful


4.Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Син кичә кая .....................?

- .......... .

- Кем белән?

.......................

****

- Вакытны файдалы үткәрү өчен, ................................?

- Минемчә, ...................................................................................

5. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

- Хәлләр ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Ял көннәрен ничек үткәрдең?

- Бик яхшы. Шимбә көнне ипподромга бардым, ә кичен дусларымны кунакка чакырдым. Якшәмбе көнне без урманга бардык һәм чаңгыда шудык.

2.

Көндәлек режим турында ничек сөйләшәбез?Как говорим о режиме дня?

How to speak about daily schedule?

+6.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Гадәттә сәгать ничәдә йокыдан торасың?

Сәгать сигезенче яртыда.

-Обычно, во ссколько встаёшь?What time do you usually get up?

- В половине восьмого. At about half past seven.


Рис. Режим дня

+7. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте текст, прочитайте и ответьте на вопросы. Listen to the text, read and answer the questions.

Гадәттә, мин сәгать җидедә йокыдан торам. Иртән торгач, юынам, киенәм, иртәнге ашны ашыйм һәм укуга китәм. Дәресләр тугызынчы яртыда башлана. Көн саен без 5-6 сәгать укыйбыз. Дәресләрдән соң мин ашханәдә көндезге ашны ашыйм. Аннары китапханәгә керәм һәм анда газета һәм журналлар укыйм. Өйгә кайткач, юынам, кичке ашны ашыйм һәм ял итәм: музыка тыңлыйм, дусларым белән телефоннан сөйләшәм. Кайвакыт телевизордан кызыклы тапшыруларны карыйм. Ял иткәч, дәресләргә әзерләнәм: дәреслекләрне укыйм, Интернеттан кирәкле мәгълүматны эзлим һәм өйрәнәм. Кичләрен дусларым белән аралашам, алар белән саф һавада йөрим. Гадәттә, мин 23 сәгатьтә йокларга ятам.

Ял көннәрендә мин соң торам, көндез өйдә булам. Кичләрен без дусларыбыз белән кафега, клубка барырга, спорт ярышларын карарга яратабыз. Вакытымны файдалы һәм күңелле үткәрергә тырышам.

?Син сәгать ничәдә торасың? Укуларың сәгать ничәдә башлана һәм ничәдә бетә? Дәресләрдән соң син нишлисең? Кичләрен нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? Ял көннәрендә нишләргә яратасыз?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

1) Барып, килеп;ашап; 2) баргач, килгәч, кайткач, киткәч; 3) барганчы, килгәнче;кайтканчы, киткәнче;4) бара-бара, сөйли-сөйли хәл фигыльләр - деепричастия -adverbial participles.

Бармыйча, килмичә; бармагач, килмәгәч – юклык формасы отрицательная форма-negative form.

8.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Китапханәгә кереп, ул яңа китаплар алды. Газета укып, мин яңалыклар турында беләм. Вакытны күңелле үткәргәч, кәефебез яхшы була. Өйгә кайткач, мин башта бераз ял итәм, аннары дустыма хат язам. Эшкә киткәнче, әнием минем белән саубуллаша. Без парктан сөйләшә-сәйләшә кайттык. Ул көлә-көлә җәйге ялы турында сөйләде. Миңа әйтмичә, беркая да китмәгез. Дәрестә булмагач, ул бернәрсә дә аңламаган. Җылы киенеп, балалар урамга чыктылар.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-ын/-ен/-н – фигыльнең кайтым юнәлеше кушымчалары -аффиксы возвратного залога глагола- Reflexive Voice suffixes.

юына –умывается- (he) washes himself, киенә –одевается- (he) dresses himself, бизәнә –наряжается- (she) makes up herself.

9.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Кибеткә кереп, мин ......................... Дәрескә килгәнче, ул .............................

Алар, шатлана-шатлана, ......................... Мәскәүгә баргач, син ............................? Җәй җиткәч, сез ...............................?

10.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Иртән торгач, башта нишлисең? Көндез кайда ашыйсың? Кичә син кем белән очрашып сөйләштең? Өченчекөн дустың, тырыша-тырыша, нәрсә язган? Берсекөнгә сиңа кая барырга кирәк? Кичләрен син саф һавада йөрисеңме? Дусларың белән очрашкач, нәрсәләр турында сөйләшергә яратасың? Быел әниең кайда ял итәчәк? Былтыр сез ничек ял иттегез?

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ!PAY ATTENTION!

Иртә –иртән –иртәнге;утроутром- утренний; Morning – in the morning – morning (adj.)

Көн –көндез – көндезге; день – днём-дневной;- Day – in the afternoon – afternoon (adj.)

Кич - кичен – кичке; вечер- вечером- вечерний; Evening – in the evening – evening (adj.)

Төн- төнлә –төнге; ночь-ночью- ночной; Night – at night – night (adj.)


11. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Өйдән чыкканчы, мин ....................... шалтыраттым. Бу кызыклы китапны укып, ул ......................... турында күп мәгълүмат алды. Китапханәгә кереп, без .................... таныштык. Кирәкле китапны тапкач, алар ................ рәхмәт әйттеләр. Быел март аенда дустым ....................... катнашты. Мине күргәч, әбием .......................... Сиңа әйтмичә, мин ................. бармаячакмын. Бу хикәяне укымагач, ул укытучының .......................... җавап бирмәде. Бернәрсә дә әйтмичә, алар .................... чыктылар. Телефоннан сөйләшә-сөйләшә, син ............... яздың?

12.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Бу вакытта син нишлисең?


7.00 .......................

10.00 .....................

12.00 .....................

15.00 ....................

17.00 .....................

19.00 ......................

20.00 .....................

22.00 ....................


13. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

....................................? Кичә кичен без саф һавада йөрдек.

...................................? Сәяхәттән кайткач, дустыма кунакка бардым.

...................................? Телезизор карап, яңалыклар турында беләбез.

....................................? Былтыр дустым Италиягә барган.

.....................................? Дустымның буш вакыты бик аз, чөнки ул күп эшли.

......................................? Казанга килгәч, туристлар шәһәрнең тарихи урыннары белән танышалар.

......................................? Иртәгә көндез Тукай урамында очрашырбыз.

......................................? Бишле алгач, ул, шатлана-шатлана, әнисенә шалтыратты.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Иртән –уторм- in the morning, көндез –днём- in the afternoon, кичен –вечером- in the evening, берсекөнгә- послезавтра- the day after tomorrow, өченчекөн- позавчера- the other day, быел –в этом году- this year, былтыр-в прошлом году- last year – вакыт рәвешләре –наречия времени- adverbs of time.

14.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Былтыр кайда ял иттегез?

- Сочида.

- Ә быел кая барачаксыз?

- Минемчә, Төркиягә барырбыз.

+15. Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните. Listen to the proverbs and memorize them.

* Тамчы тамып, таш тишә.

* Тамчы тама-тама, күл була.

*Эш беткәч уйнарга ярый.

*Уйламыйча әйткән сүз – төзәмичә аткан ук.

3.


Поделиться:

Дата добавления: 2014-11-13; просмотров: 115; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.007 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты