Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Эшнең урыны һәм вакыты турында ничек әйтәбез?




How to refer to time and place of an action?

+31.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Сез Казанга кайчан килдегез?

- Кичә килдем.

- Монда озак торачаксызмы?

- Тиздән китәчәкмен.

- Когда Вы приехали в Казань? When did you come to Kazan?

- Вчера приехал.I came yesterday.

- Здесь долго пробудете? Are you going to stay here for a long time?

- Скоро уеду. I will leave soon.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Кайда? Где? Where? Еракта –далеко-far, якында-вблизи- near, югарыда –наверху-above, түбәндә -внизу-bellow, анда-там- there, монда –здесь-here.

Кайчан?Когда?When? Элек –раньше-earlier, before, тиздән –скоро-soon, күптән –давно-long ago, иртә -рано-early, соң –поздно-late, соңыннан –потом-then, later.

+32. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. ........Read and answer the questions.

Быел безнең тормышыбызда күңелле вакыйга булды. Без көзен Төркиягә бардык. Башта Истамбул шәһәрен карадык, аннары Измиргә киттек. Анда кунакханәгә урнаштык, соңыннан шәһәр белән таныштык.

Измир шәһәре бик матур. Ул Эгей диңгезе буенда урнашкан. Элек бу урында Смирна дигән грек шәһәре булган. Аннары ул Измиргә әйләнгән.

Измирдә иске лифт бар. Без, аңа утырып, югарыга мендек. Аннан Измир бик матур күренә. Без, түбән карап, төрле биналарны табарга тырыштык.

Измирдән ерак түгел генә Эфест шәһәре бар, ләкин анда барырга вакытыбыз җитмәде.

Күңелле сәяхәтебез тәмамлангач, без туган шәһәребезгә кайттык.

?Син кайларда сәяхәт итәргә яратасыз? Син кайсы илләрдә булдың? Төркиядә булдыңмы? Сиңа кайсы ил күбрәк ошый һәм ни өчен? Синеңчә, яхшы ял итү өчен, кайсы илгә барырга кирәк?

33.Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предлоңения. Make up questions, read the sentences.

...........................................................? Үткән атнада “УНИКС” спорт комплексында волейбол буенча ярышлар булды.

...................................................? Кичә хоккей уены соң бетте, шуңа күрә мин сиңа шалтыратиадым.

....................................................? Тиздән Казанда бокс буенча дөнья чемпионаты булачак.

...................................................? Элек хоккей ярышлары Спорт сараенда үткәрелде, ә хәзер “Татнефтьарена” сараенда үткәрелә.

...................................................? Югарыдан футбол стадионы бик яхшы күренә.

....................................................? Күптән түгел без Төркиядән кайттык.

34.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Элек син кайда яшәдең?

- Мәскәүдә.

- Ә хәзер кайда яшисең?

- Казанда.

35. Үрнәк буенча җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения по образцу. Complete the sentences according to the model.

Үрнәк: Мәскәү Казаннан ерак, ә Лондонераграк.

Көзен көннәр кыска, ә................................................

Чаңгы шуу күңелле, ә .......................................

Синхрон йөзү бик матур, ә.............................

Телевизордан спорт тапшыруларын карау кызык, ә..................

Өебез “Ак бүре” спорт комплексына якын, ә .......................................

36. Сүзләрнең антонимнарын әйтегез. Скажите антонимы слов. Say antonyms of the words.

Элек - .............., башта - ............., соң - ............., ерак - ..............., югарыда - ................., монда - ..........................., быел - ......................., әнә - ...................


Поделиться:

Дата добавления: 2014-11-13; просмотров: 142; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.005 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты