Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Икмәктән тәмлерәк ризык юк, диләр.




-Самая вкусная еда торт ли? Is a cake the most delicious dish?

- Говорят, что нет ничего вкуснее хлеба. They say there is no food tastier than bread.


23.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Дусларым килүенә мин торт пешердем. Сезнең килүегезгә без бик шат. Кунаклар килүенә әнием матур табын әзерли. Кичә кибеткә баруымнан бернинди файда булмады. Базарга баруың турында сөйлә әле. Туган көнемдә әниемнең җырлавын яратып тыңладык. Аның бәйрәмгә килмәве турында бернәрсә дә белмибез. Япон ресторанына баруыбыз бик күңелле булды. Сез килүгә, без чәй әзерләячәкбез. Кунаклар килеп җитү белән, бәйрәм башланды.

24.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Без аның килүенә ....................... Әнием эштән кайтуына мин ................ Аларның сөйләвеннән без бернәрсә дә ...................... Көн саен яхшы кешеләр белән аралашуыма .................... Яңа ризыклар пешерү өчен, ...............

Дустым Төркиядә ял итүе турында ............... Кытай ресторанына бару кунакларыбызга ........................

25. Диалогларны тулылындырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Төрек дустыңның Казанга килүе турында беләсеңме?

- ....................................................

***

- Иртәгә кафега баруыбыз турында сөйләштегезме?

- ...............................

***

- Бу артистның җырлавы сезгә ошадымы?

- .......................................

26. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Иртән торгач, мин бутерброд (ашарга). Иртән әнием сөтле чәй яки кофе (эчәргә). Якшәмбе көнне без “Бәхетле” кибетеннән тәмле ризыклар (сатып алырга). Ял вакытында ул дуслары белән бакчада шашлык (пешерергә).

27. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

..............................? Әнием бүген ит белән бәрәңге пешергән.

..............................? Кунакка баргач, без пәрәмәч ашадык.

...............................? Дустымның токмач ашы ашыйсы килә.

................................? Ял көнне без “Биләр” ресторанында булдык.

..............................? Бәйрәмдә ул татар милли ризыклары пешерергә ярата.

...............................? Мин боткалар ашарга яратмыйм.

Рис. Вид ресторана “Туган авылым”

+28. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте. прочитайте текст и ответьте на вопросы. …………. Read the text and answer the questions.

Мин дусларым белән кафеларга йөрергә яратам. Анда без төрле милли ризыклар ашыйбыз. Казанда шундый кафе һәм рестораннар бик күп: грузин ашлары кафесы, кытай рестораны, япон рестораны, үзбәк ашлары рестораны, төрек ашлары кафесы һәм башкалар.

Шимбә көнне без “Туган авылым” ресторанында булдык. Минем анда кыстыбый ашыйсым килде, чөнки ул минем яраткан ризыгым. Дустымның ит ризыклары ашыйсы килде. Ул вак бәлеш алды. Мәрьямгә әчкелт ризыклар ошый, шуңа күрә ул ит белән яшелчәләр алды. Ресторан ризыкларга бик бай, шуңа күрә анда һәрвакыт кеше күп була. Без дә бу ресторанга йөрергә яратабыз.

?Сез кайсы кафеда, ресторанда да ашарга яратасыз? Казанда кайсы кафеларда булдыгыз? Сезгә кайсы кафе күбрәк ошады һәм ни өчен?

29.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Гадәттә, әниең нәрсәләр пешерә? Бүген син нәрсәләр ашадың? Дустыңның нәрсә ашыйсы килә? Нәрсә белән чәй эчәсегез килә? Ял көнне төшке ашка нәрсә әзерләячәксез? Сез кемнәрне кунакка чакырдыгыз? Әбиең сине нәрсәләр белән сыйлый?

30.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Ашларыгыз................! Миңа бер кило ................ бирегезче. Дустымның ................... ашыйсы килми. Базарда әнием ................... сатып алган. Гафу итегез, алма согы ничә сум? Сезгә ничә кило .................. кирәк? Әйтегезче, сездә ...................... бармы?

31. Дустыгызны кафега чакыруыгыз турында үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу о приглашении друга в кафе. Make up a dialogue using the model, invite your friend to a cafй.

Үрнәк:

- Син төшке ашны ашадыңмы инде?

- Юк әле.

- Әйдә, бергә кафега барыйк әле.

- Бик рәхәтләнеп. Рәхмәт! Кайсы кафега барабыз?

- “Биләр” кафесына.

5.


Поделиться:

Дата добавления: 2014-11-13; просмотров: 152; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.005 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты