Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Мамадыш районы




Саба районы


16.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Сезгә татар авылларында булырга туры килдеме? Авылда йортлар агачмы, ташмы? Авыл кешеләре кайларда эшлиләр? Авылда мәктәп, клуб бармы? Авыл кешеләре ничек ял итәләр? Авыл янында нәрсәләр бар?

+17. ”Арча” җырын тыңлагыз. Прослушайте песню “Арск”................. .

3.

Татарстан халыклары турында ничек сөйлибез?Как расказываем о народах Татарстана?

How to talk about Tatarstan nationalities?

+18.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.



- Әйтегез әле, Татарстанда кайсы милләт вәкилләре яши?

- Татарстан – күпмилләтле республика.

 

- Скажите, пожалуйста, представители каких национальностей живут в Татарстане? Tell me please, representatives of which nationalisites live in Tatarstan?

- Татарстан – многонациональная республика. Tatarstan is a multinational republic.


19.Укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прочитайте и ответьте на вопросы. Read and answer the questions.

Татарстан Республикасының төп халкы - татарлар. Татарларның саны 50 проценттан күбрәк. Республикада шулай ук руслар (42 % чамасы), чуваш, мордва, мари, удмурт, башкорт һәм башка халыклар яши.

Татарстанда БДБ илләреннән (страны СНГ), башка өлкәләрдән һәм республикалардан килеп эшләүче һәм яшәүчеләр дә шактый күп. Алар арасында үзбәкләр, кыргызлар, әзербәйҗаннар, әрмәннәр, төрекләр бар. Республикабызда барлык милләтләр дус-тату яшиләр. Алар бер-берсенең гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен беләләр, бергә бәйрәм итәләр.

? Татарстанда кайсы милләт вәкилләре яши? Ә Сез үзегез кайдан һәм кайсы милләт вәкиле? Сез Татарстанда күптән яшисезме? Сезнеңчә, татарлар Татарстаннан башка тагын кайсы республикаларда, өлкәләрдә, илләрдә яшиләр? Чит илләрдәге татар диаспоралары турында ишеткәнегез бармы?

20.Сорауларны дәвам итегез. Продолжите вопросы. Complete the questions.

Татарстанда кайсы ...................................? Татар диаспоралары ......................................? Дусларыгыз арасында ...........................? Сез дусларыгыз белән татарча ...................................? Башка халыклар татар милли .................................... ?

21.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Гафу итегез, Казанда үзбәкләр бармы?

- Минемчә, Казанда үзбәкләр күп.

22. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Казан шәһәрендә төрле милләт вәкилләре (яшәргә). Татарлар татар телендә дә, рус телендә дә (сөйләшергә). Үткән ел үзбәкләр Казанда Нәүрүз бәйрәмен (үткәрергә). Казахлар Нәүрүз бәйрәменә бишбармак һәм пылау (пешерергә). Бәйрәм көнне кыргызлар һәм әзербәйҗаннар концерт (күрсәтергә).

23. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне куегыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

................................? Дусларым арасында төрле милләт вәкилләре бар.

................................? Иң якын дустым – Анна- милләте буенча рус.

................................? Төрек дусларым белән мин төрекчә сөйләшә алам.

...............................? Төрекләр Казанда төзелеш фирмаларында эшлиләр.

.................................? Бу әфәнде Кореядан килгән.

4.

Татарстанның табигате турында ничек сөйләшәбез?Как разговариваем о природе Татарстана?

How to talk about Tatarstan nature?

 

+24.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Татарстанның табигате матурмы?

- Әйе, бик матур. Монда зур елгалар да, калын урманнар да, кечкенә таулар да, тигез далалар да бар.

- Ә һава торышы нинди?

- Шагыйрь Тукай әйткәнчә, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


Урман –лес-forestкүл –озеро-lakeҗил –ветер-windкояш –солнце-the sun

Дала –степь-steppeболын –луг-gladeяңгыр –дождь-rainболыт –облако-cloud

Кыр –поле-fieldтигезлек –равнина-plainкар –снег-snowкалын –густой-dense, thick

Елга –река-riverһава торышы –погода-weatherбоз –лёд-iceтигез –ровный- flat


Рис. Природа Татарстана

+25. Тыңлагыз, укыгыз, сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. ...............Read, answer the questions.

Татарстанның табигате матур, бай һәм төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарда төрле агачлар үсә. Агачлар арасында төрле хайваннар яши: аюлар, бүреләр, төлкеләр, куяннар. Кошлар да күп.

Татарстан аша дүрт зур елга ага: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел. Кечкенә елгалар һәм күлләр дә күп.

Татарстанның климаты уртача: кышлары артык салкын түгел, ә җәйләре артык эссе булмый. Шуңа күрә республиканың бай табигате игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү өчен бик уңайлы.

Чиста табигать – сәламәтлек нигезе. Шуңа күрә аны сакларга кирәк.

?Татарстанның табигате нинди? Сез табигатьтә ял итәргә яратасызмы? Табигатьне саклау өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


аю – медведь-bear

бүре –волк- wolf

төлке –лиса- fox

куян –заяц- hare

карга – ворона-crow

сыерчык-скворец- starling

чыпчык – воробей- sparrow

сандугач-соловей- nightingale


26. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Make up questions, read the sentences.

................................................? Татарстанның табигате бик матур.

.................................................? Татарстан урманнарга, елга-суларга бик бай.

................................................? Татарстан аша Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел елгалары ага.

................................................? Урманнарда аю, бүре, төлке, куян һәм башка хайваннар һәм кошлар яши.

................................................? Татарстанның төп байлыгы –нефть.

27. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Син урманда булырга яратасыңмы?

- Әлбәттә.

- Урманга еш барасызмы?

- Еш дип әйтергә мөмкин.

- Урманда нишлисез?

- Җәен җиләк, гөмбә җыябыз, кышын саф һава сулыйбыз, чаңгыда шуабыз.

28. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Без авылга кайтырга яратабыз, чөнки ........................ Авылда һава ............................ Авыл кешеләре терлекчелек һәм игенчелек .......................... Җәен күпчелек балалар авылга кайта, чөнки................................ Авыл кешеләре .............................

29. Җөмләләр төзеп әйтегез.Составьте предложения. Make up sentences.

Барасым бар, күреп була, кермәкче булды, карап чыктык, көлеп җибәрде, әйтергә туры килде, эшли алмый, бармаска мөмкин, кайтырга тиеш, күрергә кирәк.

30. Үрнәк буенча һава торышы турында әйтегез. Скажите о погоде по образцу. Talk about the weather according to the model.

Үрнәк:

Бүген Казанда 22 градус җылы. Аязучан болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 5 метр тизлектә. Төнлә температура - 19 градус.

Кояш сәгать 5 тә чыга, 21 сәгать 23 минутта бата. Көн озынлыгы – 16 сәгать 23 минут.

+31. ”Шүрәле” әкиятен тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте сказку “Шурале”. Listen to the fairytale “Shurale” and read it.


Поделиться:

Дата добавления: 2014-11-13; просмотров: 108; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.006 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты