Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника



Уен барышы.

Ике малай түбәтәйләр киеп, музыка астында уртага чыгалар һәм шигырь сөйлиләр.

1) Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

 

2) Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән;

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

 

Ике кыз калфаклар киеп, музыка астында уртага чыгалар һәм шигырь сөйлиләр.

1) Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

 

2) Әй, калфагым, калфагым,

Калфаклар кияр чагым.

Күңелемә ямь бирүче

Нур булды шул калфагым.

 

10. Балалар әби белән саубуллашып, “поезд” да бакчага кайталар.

- Алга таба барабыз

Гөрләп чаба паровоз.

Ак төтен артта кала,

Вагоннар җырлап чаба.

Күп юллар инде үттек,

Бакчага кайтып җиттек.

 

 

Конспект: “Язгы матурлык”

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен шөгыль конспекты

Максат: табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру.

Җиһазлау: компьютер (ноутбук), мультимедийный проектр, язгы күренешләр һәм кояш рәсемнәре, язгы күренешләр ясалган схема, магнитофон язмасында көй, ватман, гуашь.

 

Шөгыль барышы:

1. Оештыру өлеше.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Ничек хәлләрегез?

Балалар. Яхшы, рәхмәт.

Тәрбияче. Мин бик шат. Кәефләрегез яхшымы? Әйдәгез, бер-беребезгә карыйк та, елмаек.

 



2. Яңа материал өстендә эш.

- Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай язган шигырь-табышмакны әйтеп китәм. Ул нинди ел фасылы турында язган икән.

Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт. Я, әйтеп кара?

Балалар. Яз.

Тәрбияче. Әйе, дөрес, балалар. Бу – яз. Тәрәзәгә карагыз әле. Безнең тирә-ягыбызда яз. Яз килгәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Балалар. Кар эри, гөрләвекләр ага. Агачлар яфрак яралар, чәчәк аталар, кошлар кайталар.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Ә менә язгы табигатьнең тагын нинди билгеләрен беләсез?

Балалар: Кояш җылыта. Тамчы тама. Яңгырлар ява. Көннәр озая, төннәр кыскара.

Тәрбияче. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз да, тыңлагыз әле.(Магнитофонда көй яңгырый. Тәрбияче шул арада балалар каршына яз күренешләрен сурәтләнгән рәсемнәр элә, яисә экранда күрсәтә)



Күзләрегезне ачыгыз. (Рәсемнәр белән эш) Балалар, язгы кояш нинди?

Балалар.Сары, түгәрәк, җылы, ягымлы.

Тәрбияче. Ә кояш җылыткач, агачларда нәрсәләр барлыкка килә.

Балалар. Яшел яфраклар.

Тәрбияче. Ә җир нәрсә белән каплана?

Балалар. Җир яшел үлән белән каплана, чәчәкләр үсә.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Шулай ук җылы яктан кошлар кайталар. Әйдәгез, ял итеп алабыз.

 

Физкультминутка “Яз килде”

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)

Килде яз, килде яз. (кул чабу хәрәкәтләре)

Елмаеп тора кояш ( кулларны өскә күтәрәләр)

Көн аяз, көн аяз. (кул чабу хәрәкәтләре)

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр. (иелеп күрсәтү)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр. (очу хәрәкәтләре)

“Нәрсә артык” уены.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, экрандагы кояшны болытлар каплаган. Ул бик моңсу, ни өчен икән? Хәзер беләбез. (Схема белән эш, эшчәнлекне интерактив тактада оештырырга була) Менә бу язгы табигать күренешләре сурәтләнгән рәсемнәр арасында берсе артык икән. Игътибар белән карыйк әле. Кояш җылыта, яңгыр ява, җылы җил исә, агачлар бөре чыгара, көннәр озая, төннәр кыскара, кар ява. Ә экрандагы кояшка һаман моңсу. Балалар, уйлагыз әле, кайсысы артык?

Балалар. Яз көне кар яумый. Ул рәсем артык.

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар. Карагыз әле, болытлар таралган, кояш ничек елмая, сезгә рәхмәт әйтә.(Елмайган кояш күрсәтү) Балалар , ә хәзер сез рәсемнәр һәм схема буенча язның билгеләрен сөйләп бирегез әле. (Билгеләр кабатлана һәм ныгытыла)

 

Уен “Киресенчә әйт”

Тәрбияче. Әйтегез әле, балалар, яз белән кыш бер-берсенә охшаганнармы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Мин башлыйм, ә сез киресенчә әйтегез.

Кышын көннәр салкын, ә язын …. (җылы)

Кышын җир өстендә кар, ә язын… (үлән, чирәм)

Кышын кояш аста, ә язын … (өстә)

Кыш көне кар ява, ә яз көне…. (яңгыр)

Бик әйбәт. Молодцы.

 

Яз җиткәч, без тирә-юньне ямьләндерер өчен нәрсәләр эшлибез.

Балалар. Чәчәкләр, яшелчәләр, агачлар утыртабыз.

Тәрбияче. Әйе шул, без яз җиткәч, агачлар һәм көзен җыеп алыр өчен яшелчәләр утыртабыз.

Яз көне бик күңелле. Балалар уйнарга яраталар. Ягез әле, без дә “Карусель” уенын уйнап алыйк. (Балалар түгәрәккә басып әйләнәләр)

-Әллә-лә, әллә-лә,

Карусельләр әйләнә.

Аннары борылабыз

Бик кызу йөгерәбез.

(Балалар йөгергәндә, тәрбияче “йөгерделәр, йөгерделәр” дип әйтеп тора)

Ашыкмагыз, ашыкмагыз.

Карусельне туктатыгыз!

Бер – ике, бер – ике,

Менә уен да бетте.

(Соңгы сүзне әйткәндә балалар туктыйлар һәм чүгәлиләр).

Тәрбияче. Балалар, килегез әле монда, карагыз әле, бу рәсемдә яз сурәтләнгән булырга тиеш.(Өстәлдә зур ватманда рәсем ясалган) Кояш җылыта, күк йөзе зәңгәр, ләкин нәрсәдер җитми. Әйдәгез, язга булышыйк. Иң беренче кәгазьне йомарлыйбыз. Менә шулай. Аннары әкрен генә гуашка манабыз һәм агачка яфраклар ясыйбыз. (Йомарланган кәгазьне яшел гуашка манып, плакатта яфраклар, үләннәр ясау) . Балалар тиздән кайбер агачлар чәчәк атачаклар, әйдәгез, ак төс белән чәчәкләр ясыйбыз. (Шул ук алым белән ясау)

Булдырдыгыз балалар. Нинди матур рәсем ясадыгыз.

 

Күк йөзеннән бакчаларга

Кояш нур сибә.

Яфрак яра бакчаларда

Шомырт һәм чия.

 

3.Йомгаклау.

Нәрсә ошады сезгә, балалар? Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Әйтегез әле, чәчәкләрне, агачларны сындырырга ярыймы?

Миңа исә сезнең белән бик ошады. Рәхмәт сезгә, балалар. Ә бу сезгә яздан кечкенә генә бүләкләр, кечкенә кояшлар. Алар сезне җылытып торсыннар (Бүләкләрне тапшыр

 

Конспект: “Урман – тиңсез хәзинә”

Мәктәпкә әзерлек төркеме

 

Максат:

1) Балаларның урманнар турындагы белемнәрен барлау: анда төрле агачлар, куаклар, гөмбәләр, үсемлекләр үсә, җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр, бакалар һ.б.яши; урман – саф һава, утын, табигать җимешләре (җиләкләр, гөмбәләр,чикләвекләр, дару үләннәре) ганагы; болын, басулар өчен җилдән ышык; урманда кешеләр ял итәләр, аның матурлыгына сокланалар.

2) Урманнарны сакларга омтылыш уяту.

3) Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

4) Урманда йөрү кагыйдәләрен ныгыту.

Материал: Урман сурәтләнгән рәсемнәр: куаклар, агачлар, гөмбәләр, җиләкләр, чәчәкләр, җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр. Урманда йөрү кагыйдәләре төшерелгән рәсемнәр, грамъязмада – кошлар тавышы. Курчак (зур кеше) – урман бабае. Интерактивный доскада урманы күзәтү. И.Шишкинның “Зима”, “ Утро в сосновом бору”, “Корабельная роща” рәсемнәрен карау.

Алдан эшләнәсе эшләр: Экскурсия үткәрү. Экскурсиягә 2-3 көн кала бүлмәгә урманнарның сурәтләнгән рәсемнәрен элү. Аерым балалар белән һәм бергә урман турында әңгәмәләр үткәрелә, хикәяләр, шигырьләр укыла. Балаларга, урманда булганнармы? Нәрсәләр җыйганнар? Урман аларга ошаганмы һ.б. шундый сораулар бирелә.

 

Дәрес барышы

Балалар уйнаган арада рәсемнәр эләм, кошлар тавышы язылган язманы җибәрәм. Аларны үз яныма чакырып, рәсемнәр карарга һәм бер-берсенең фикерләрен тыңларга тәкдим итәм.

1 бирем. Тәрбияче:

- Балалар, без бүген тагын урман турында сөйләшербез. Урман нәрсә ул? Аның кешеләргә нинди файдасы бар? Аның турында нинди мәкаль истә калды? (Кунак булсан, тыйнак бул).

Татарстан рәссамы И. Шишкин урманнарны бик яраткан. Үзенең күп вакытын шунда үткәрә торган булган. Бик матур урыннар табып, аны рәсемгә төшергән. Бик күп кенә шагыйрьләр дә үзләренең иҗатында урманнарга багышлап шигырьләр язганнар. Андагы җәнлекләр турында нинди хикәяләр укыдык? (Г.Тукай “Шүрәле”). Балалар исләренә төшереп сөйлиләр.

Урман – илебезнең зур байлыгы. Ә агачларны теләгән җирдән кисәргә буламы? Җәнлекләр ауларга ярыймы? Ни өчен? Урманда ут ягарга, чәчәкләр җыярга, кошлар, җәнлекләр тотып, өйгә алып кайтырга ярыймы?

 

2 бирем. Балалар җавабыннан соң, урман бабае керә. Урманда бик күп агачлар һәм куаклар, үсемлекләр үсә. Сез аларны беләсезме, таныйсызмы? Мин табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын әйтегез.

 

Урманда күрдек без аны

Саф һавада йөргәндә.

Керпе кебек чәнечкеле

Җәйге күлмәктән кышта.

(Чыршы)

 

Баллы түгел – ул җиләк,

Үзе безгә бик кирәк.

Сокланалар матурлыгына,

Азык була миләш чыпчыгына.

(Миләш)

 

Энәм озын чыршыдан

Төз үсәм баһадирдан

Ул нәрсә?

(Нарат)

 

Чәчәкләре ак, үзе хуш исле

Җимеше кара, эче яшел сөякле

Ул нәрсә?

(Шомырт)

 

Курыкмыйча салкыннан,

Өскә кия сарафан.

Җылы көннәр җиткәч тә

Алка белән төренә.

Ул нәрсә?

(Каен)

 

Балаларга бишкә кадәр санарга кушам. Шул арада магнитафон тасмасына язылган кошлар тавышын җибәрәм һәм интерактив тактада урман сурәтен ачам.
- Күзләрегезне ачыгыз, без урманга барып та җиттек.

Балалар игътибарын нарат агачына юнәлтәм.

Карагыз, нинди зур, биек агач. Аның исеме ничек? (Нарат). Әйе, бу нарат, ул 7 катлы йорт биеклегендә үсә. Тагын нинди агачлар исемен беләсез? (Юкә, имән һ.б.) Алардан тәбәнәгрәк тагын нәрcләр үсә?(Куаклар)

 

3 бирем.Берничә җиләк (җир җиләге, бөрлегән каен җиләге һ.б.) күрсәтелә, алар турында сөйләргә кушыла. Җиләкләр җыйганыгыз бармы? Ни өчен Гөлҗимешне кышка киптерәләр?

Балалар җавабыпларын тыңлаганнан соң,урман бабае үзе дәвам итә:

- Гөлҗимеш – кыргый роза. Ул урман кырыйларында, аланнарда үсә. Бик матур кызылсу чәчәк ата, җимешләре август, сентябрь айларында өлгерә. Гөлҗимештә кешеләр өчен бик файдалы булган витаминнар күп. Аннан кесәл, татлы су, сироп, кайнатма әзерлиләр. Гөлҗимеш, бигрәк тә кечкенә балаларга файдалы. Кешеләр урманга табигать бүләк иткән җимешләрне җыярга киләләр.

 

4 бирем.Тәкъдим ителә: Уен. Предметка хәрәкәтләр табу: яфрак – шыта, яра, үcә, коела, саргая, оча, кызара, селкенә, кыштырдый, кибә, төшә… (Җиләк, үлән)

 

5 бирем. Безнең урманнарда гөмбәләр дә бик күп була. Слайдта гөмбәләр рәсемнәрен күрсәтәм һәм аларны танырга кушам. Иң яхшы гөмбәләр нинди? (ак гөмбә, нарат гөмбәсе (боровик) һ.б.). Кайсыгызның гөмбә җыйганы бар? Каен астында нинди гөмбә үсә? (Балалар җавабы)

 

6 бирем. Урманнарда нинди җәнлекләр яшиләр? Алар турында нәрсә беләсез? Аларны рәсемнәрдән табыгыз. (Балалар рәсемнәрдән табып күрсәтә һәм алар турында сөйлиләр. Тиен, төлке, бүре, куян, пошый һ.б.)

 

7 бирем. Урманда бик күп кошлар да яши. Мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын сез әйтегез.

Күзләре зур,

Ләкин көндез күрми.

Төнлә оча,

Көндез агачта йоклый.

(Ябалак)

Тагын нинди кошлар беләсез? (Тукран, көртлек – тетерев, урман тавыгы – глухарь, чукыр – клюст.) Ни өчен тукранны урман докторы диләр? Балалар җавабыннан соң урман бабае тулыландырып сөйли.

 

8 бирем. Балаларга уен тәгъдим ителә. “Тәкыя үрәм”. (Балалар түгәрәк ясап басалар, тәрбияче уртада кала. Баланың һәрберсенә чәчәк исеме бирелә. Кайсы чәчәк исеме әйтелә, шул уртага чыга. Алып баручы белән “кыңгырау чәчәге”, икесе ике якка йөгереп китеп, буш урынны алырга тырышалар. Уен шулай дәвам итә.

Мин йөрим урманда, чәчәкләр күп монда,

Чәчәк җыям, тәкыя үрәм. Кыңгырау чәчәк,

Бер елмаеп көл әле, кочагыма кер әле

 

9 бирем. Балалар, безнең урманда төрле -төрле бөҗәкләр дә яши. Әйдәгез әле без укыган шигырьләребезне искә төшерик.

Шигырьләр уку: Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк”; Зыя Мансур “Кырмыска”; Мәрзия Фәйзуллина “Бал корты”.

 

10 бирем. Ә, хәзер без сезнең белән урман кагыйдәләрен искә төшерик һәм ныгытыйк. Балалар рәсемнәргә карап, шул кагыйдәләр турында сөйлиләр.

Урман бабае балаларны мактый, аларга рәхмәт әйтә һәм хушлаша.

 

Тәрбияче:

- Менә урманга сәяхәтебез тәмамланды. Сез ничек уйлыйсыз, кешегә урманның нинди файдасы бар? Ни өчен өлкәннәр, балалар урманга барырга яраталар? Балалар җавабын тыңлау. Аннан тәрбияче нәтиҗә ясый:

- Әйе, урман – саф һава, чиста су, төзелешкә төзү материалы, утын, төрле урман җимешләре: җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре чыганагы. Болын-кырларга җилдән ышык урын. Кешеләр урманда ял итәләр, үзләренә көч җыялар.

 

Уртанчы төркем балалары өчен план

Март ае

Саф һавада булу №1

Кошларны күзәтү.

Максат:

- кошларны каурыйлары, зурлыклары, тавышлары буенча танырга һәм аерырга өйрәтү;

- күзәтүчәнлекне, хәтерне үстерү;

- кошларга карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү;

- кошларның төрләрен кабатлау.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сорау бирә, табышмаклар табарга тәкъдим итә.

· Безнең участокка нинди кошлар очып килә?

· Аларның зурлыгы нинди?

· Аларның төсе нинди?

· Нәрсә белән тукланалар?

· Яз көне кошлар тормышында нинди үзгәрешләр була?

· Үзләренең кошчыклары турында ничек кайгырталар?

· Сез кошларга ничек булышасыз?

· Кошлар табигатькә нинди файда китерәләр?

· Сез тагын нинди кошлар беләсез?

Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык)

 

Язын килә, көзен китә,

Оя ясасаң үз итә (Сыерчык)

Хезмәт эшчәнлеге: ком савытындагы комны казу.

Максат: хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, кушканны үтәүдә жаваплылык хисе тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Төсле автомобильләр”

Максат:

- уенның кагыйдәләрен сакларга өйрәтү;

- тәрбияче сигналы буенча, бер-береңә бәрелмичә, төрле юнәлештә йөгерү,

- төсләрне аера белү.

Индивидуаль эш: урыннан өскә сикерү.

Максат:

- сикерүчәнленкне үстерү,

- көч һәм тигезлекне берләштерү нигезендә мускул көчен туплый белү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–ролле уеннар, алып чыгылган материал белән уеннар һ.б.

 

 

Саф һавада №2

Урам чистартучы машиналарны күзәтү

Максат:

- авыр эш башкаручы машиналарның роле турындагы белемнәрне киңәйтү;

- тасвирлама буенча сүрәт таба белү осталыгын ныгыту;

- техникага кызыксыну тәрбияләү;

- өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

 

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә, әңгәмә үткәрә.

· Яңгырның дүрт тәгәрмәче буламы?

· Мондый могҗиза нәрсә дип атала?

· Ни өчен су сиптерә торган машинаны фонтан машинасы дип йөртәләр?

· Ул нинди эш башкара?

· Фонтан-машинасы бензовоз машинасына нәрсә белән охшаган? Нәрсә белән аерыла?

· Ни өчен бу могҗиза машиналары урамны җыештырыр өчен эшкә иртән чыгалар?

Хезмәт эшчәнлеге: участоктан корыган яфракларны, ботакларны җыеп носилкага салу.

Максат:

- чисталыкка һәм тәртипкә өйрәтү;

- күмәкләшеп эшләү теләге булдыру;

- башланнган эшне ахырына кадәр җиткереп эшләү.

Хәрәкәтле уен: “Мине куып тотыгыз”, ” Иң төз атучы”.

Максат:

- мөстәкыйльлек үстерү;

- уенның кагыйдәсен саклау.

Индивидуаль эш:хәрәкәтчәнлекне үстерү.

Максат: капкага шуышып һәм үрмәләп керү осталыгын ныгыту.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–ролле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

Саф һавада №3

Күгәрченнәрне күзәтү.

Максат:

- Кошларның тышкы кыяфәте турындагы белемнәрне киңәйтү.

- Кошлар тормышы турындагы күзаллауны формалаштыру.

 

Күзәтү барышы:

Тәрбияче балалар белән әңгәмә оештыра, сораулар бирә.

· Элек-электән ук билгеле-кошлар хат ташучы булганнар.

· Бу кошны ничек атыйлар?

· Ул нинди төстә?

· Нинди зурлыкта?

· Күгәрчен күчмә кошмы?

· Күгәрченнәр табигатькә нинди файда китерәләр?

· Алар кайда оя коралар?

· Ни өчен күгәрченнәрне хат ташучы дип әйтәләр?

 

Саескан турында – пулеметтан аттыра диләр, чыпчык турында – чыркылдый, күгәрчен турында – гөрелди дип әйтәләр.

Хезмәт эшчәнлеге: участокны күмәкләшеп калган кардан чистарту.

Максат: участокта чисталык һәм тәртип сакларга өйрәтү.

Хәрәкәтле уен: “Күгәрченне куып тот”.

Максат:җитезлекне һәм тизлекне камилләштерү (сигнал буенча артка карамыйча йөгерү).

Индивидуаль эш:хәрәкәтчәнлекне үстерү.

Максат: урында басып торган килеш өскә, уңга, сулга сикерүгә күнектерү.

Ирекле эшчәнлек

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–ролле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада №4

Төзелеш техникасын күзәтү.

Максат:

-Төзелешнең төрле чорында техниканың роле, төзүче һөнәре турындагы белемнәрне ныгыту һәм киңәйтү.

- Өлкәннәр хезмәтенә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

- Машина исемнәрен ныгыту.

 

Күзәтү барышы

Тәрбияче балалар белән төзелештә эшләүче техникан

ы күзәтә. Аннан сон, тәрбияче балаларга табышмак әйтә, әңгәмә оештыра.

 

Төзелә торган йорт яныннан,

Калканлы солдат бара.

Ул үткән җирдә тигез,

Һәм шома булып кала. (Бульдозер)

· Бульдозер нәрсәгә охшаган?

 

· Нинди машина нигез чокырын казый?

Сукыр тычкан кебек

Һаман казый да казый.

Ул берүзе алыштыра,

Әллә ничә кулларны. (Экскаватор)

 

Экскаваторны игътибар белән күзәтү. Аның төп өлеше – чүмеч. Корыч тешләре белән ул җирне ярып керә, аны җыя һәм йөген үзбушаткыч автомобиль әрҗәсенә тутыра. Бу иң көчле машина.

Почмакта күтәргеч кран

Ул әйтерсең великан.

Измәңне дә, кирпичнедә,

Плитәне дә күтәрә. (Кран)

· Ул ни рәвешле ярдәм итә?

· Нинди плитәләр күтәрә?

 

Хезмәт эшчәнлеге: өлкәннәргә агач утыртырга булышу (кечкенә агачны тотып тору, утыртканнан соң аңа су сибү).

Максат: хезмәткә һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт үрнәге күрсәтү.

Хәрәкәтле уен:“Чөяргә һәм тотарга”.

Максат: хәрәкәтләрне камилләштерү.

“Аю урманында”

Максат: сигнал буенча тиз хәрәкәт итү.

Индивидуаль эш:бүрәнә буйлап йөрү.

Максат: тигезлекне тота белү осталыгын ныгыту.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

Саф һавада №5

Хат ташучы һөнәрен күзәтү.

Максат:

- хат ташучы һөнәрен күзәтүне дәвам итү;

- специфик лексика хисабына сүз запасын баету;

- хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

 

Күзәтү барышы

Ел фасылына бәйле рәвештә хат ташучының эше үзгәрмәвен билгеләп үтү.

· Кием формасы үзгәргәнме?

· Ни өчен яз һәм көз айларында хат ташучысының сумкасы ябык була?

· Ни өчен хат ташучы төрле һава торышы булганда да эшли?

Хезмәт эшчәнлеге: участоктан чүп җыйнау.

Максат:

- бергәләп эшләү сәләтен үстерү;

-җаваплылык хисе тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен:“Казлар”, “Кояш куяннары”.

Максат:

- хәрәкәт координациясен үстерү;

- сабырлык тәрбияләү;

- үзеңнең хәрәкәтләреңне әйләнә-тирәдәгеләр белән туры китерү;

- уртак предмет белән уйнаганда бергәләп уйнау күнекмәләрен үстерү.

Индивидуаль эш:хәрәкәтчәнлекне үстерү.

Максат: хәрәкәт сәләтләре һәм сыйфатлары үстерү: җитезлек, тигезлек, көч, чыдамлыкны үстерү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада №6

Шофер һөнәрен күзәтү.

Максат:

-шофер хезмәте белән таныштыруны дәвам итү;

- машинаның нинди өлешләрдән торганлыгын искә төшерү;

- өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

 

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

· Бу нинди машина?

· Машина йөртүчене ничек атыйлар?

· Тагын нинди машиналар була?

· Йөк машшинасы җиңел машинадан нәрсә белән аерыла?

Хезмәт эшчәнлеге: участоктан чүп җыю.

Максат:

- бирелгән эшкә карата җаваплылык хисе формалаштыру;

- бер-береңә, зурларга ярдәм итү теләген хуплау.

Хәрәкәтле уен:“Чыпчыклар һәм автомобиль”, “Без-шоферлар”.

Максат:

- төсләрне аерып хәрәкәтләнергә өйрәнү;

- тпространствода ориентлаша белү;

- уен оештыруда мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Индивидуаль эш:хәрәкәтчәнлекне үстерү

Максат: пространствода ориентлаша белүне камилләштерү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Апрель ае

Саф һавада булу №1

Дворник хезмәтен күзәтү.

Максат:

- ярдәмгә килергә әзер тору халәтен тудыру, хезмәтнең нәтиҗәсен бәяләү;

- хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү;

- сөйләмне үстерү, сүзлек запасын киңәйтү.

 

Күзәтү барышы

Тәрбияче шигырь сөйли.

 

Куяннар булып сикерешә,

Җирдә кояш нурлары.

Кулны изәп чакырсам,

Бире карый юллары.

 

Хезмәт эшчәнлеге:участокта тәртип булдыру.

Максат:

- коллектив хезмәтне оештыру;

- индивидуаль тәртиптә конкрет эш бирү;

- хезмәт күнекмәләрен үстерү.

 

Хәрәкәтле уен: “Күңелле чыпчык”, “Кояш куяннары”.

Максат:

- уен кагыйдәсен төгәл үтәү күнекмәсе булдыру;

- мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Индивидуаль эш:хәрәкәтләрне үстерү.

Максат: хәрәкәт күнекмәләрен һәм сәләтләрен үстерү, камилләштерү (ярым ятып, ярым шуышып каршылыклар аша чыгу, сикергәннән соң дөрес итеп җиргә төшү).

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

Саф һавада булу №2

Җилне күзәтү.

Максат:

-һава торышының үзгәрүе турындагы күзаллауларны ныгытуны дәвам итү;

- җил турындагы төшенчәне формалаштыру;

- җил юнәлешен билгеләргә өйрәтү.

 

Күзәтү барышы

Дөньяда яшәү ничек рәхәт: атлыйм, ә җылы җил мине арттан иркәләп бара!

Җылы һава салкын һавага караганда җиңелерәк, шуңа күрә ул өскә күтәрелә, ә салкыны аста җәелә. Һава бар җирдә дә тигез җылынмый, чүлләрдә ныграк, җил дә анда кызу була. Елга өстендәге һава салкынча, шуңа күрә аннан салкынча җил исә. Һава һәрвакыт киң диңгезләр, кара урманнар, кайнар чүлләр өстеннән хәрәкәт итә. Без аны … дибез (җил).

Хезмәт эшчәнлеге: участоктагы юлларны себерү.

Максат: хезмәт кую теләге тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Җилдән җитезрәк”, ” Кем югарырак”.

Максат:

- йөгерү тизлеген үстерү;

- җиңел итеп сикерергә өйрәтү.

Индивидуаль эш: “Ераграк сикер”.

Максат: озынлыкка йөгереп килеп сикерергә өйрәтү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

Саф һавада булу №3

Кошларны күзәтү.

Максат:

- кошлар турында кайгырту теләге булдыру;

- кошларның исемен һәм гәүдә өлешләрен әйтергә өйрәтү;

- кошларда охшаш һәм аерымлык билгеләрен табу буенча күнекмәләрен булдыру.

 

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларның юнәлешен ашханә янына җыйналган кошларга юнәлтә. Зур кошларга карарга тәкъдим итә. Аларның каурыйлары нинди, нинди зур томшыклары, ничек итеп алар җиргә эшлекле курыкмыйча, ашыкмыйча, берәүдән дә курыкмыйча басып йөриләр. Хәзер саесканга карыйбыз. Каргага караганда гәүдәсе кечерәк булса да, аның каурыйлары ничек матур, гадәти түгел. Озын койрык йөрми, ә сикереп-сикереп күченә.

Хезмәт эшчәнлеге: участок юлын чүпләрдән арындыру.

Максат:

- кечкенә көрәк белән эшләргә өйрәтү;

- хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен:“Карга һәм чыпчыклар”.

Максат:

- пространствода ориентлашуга өйрәтүне дәвам итү, бер-береңә бәрелми йөрү күнекмәләрен үстерү;

- тәрбияче командаларын тыңлый белү;

- дусларча аралашу күнекмәләрен тәрбияләү.

“Тычканнар әйлән-бәйлән уйный”.

Максат:

- хәрәкәтләрне үтәү буенча күнегүләр эшләү;

- уенга кызыксыну уяту.

Индивидуаль эш: “Флажокка кадәр йөгереп бар”.

Максат: йөгерү тизлеген арттыру.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

Саф һавада булу №4

Саесканны күзәтү.

Максат:

- Яз турында һәм кошларның елның бу фасылында үз-үзләрен тотышы турында күзаллауны киңәйтү;

- Белемнәрне яңа сүзләр, яңа төшенчәләр белән баету.

 

Күзәтү барышы

Кояш тагы да ныграк җылыта, кар эри, бар җирдә гөрләвекләр җырлап ага. Балалар су челтерәвен тыңлыйлар һәм “ж-ж-ж” диләр. Гөрләвекләрдә кәгазь көймәләр йөздерәләр.

Кошлар ашханәсендә бик күп кошлар җыелды. Санап күрсәтегез әле, сез нинди кошларны күрәсез? Ничек уйлыйсыз, алар нигә шатлана? Саесканга игътибар итегез, ничек итеп ул да яз килүгә шатлана, үзенең күңелле җырын суза. Кошларның үз-үзләрен тотышында нинди яңалыклар күрдегез?

Кошларга азык куярга тәкъдим ителә, аларга азык табуы кыен икәне аңлатыла.

Хезмәт эшчәнлеге: участокта чүпләрне җыйнау.

Максат: бергәләп эшләү теләге тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен:“Кошлар бер, кошлар ике!”

Максат: хәрәкәтләрне текст белән килештерү буенча күнегүләр эшләү.

“Шарны кабарту”

Максат:

- түгәрәк ясап төрле хәрәкәтләр эшләргә өйрәтү;

- “ш” хәрефен дөрес әйтергә өйрәтүдә күнегүләр эшләү.

Индивидуаль эш: хәрәкәтләрне үстерү.

Максат: тәрбияче сигналы буенча төрле якка йөгерү күнекмәләрен ныгыту.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада булу №5

Һава торышын күзәтү.

Максат:

- табигатьтә ел фасылларының үзгәрешләре турындагы белемнәрне ныгыту.

 

Күзәтү барышы.

Болыт урман артына яшеренә.

Күкләрдән кояш безгә карый,

Шундый чиста, игелекле нурлы.

Тота алсам үбәр идем.

 

- Яз килү белән нәрсә үзгәрде? Көннәр озынайдылар, кояш еш күренеп яктырту гына түгел, җылыта да башлады.

- Яшелчә бакчасында нәрсә үзгәрде? (Эрегән кар сулары күренде). Сез ничек уйлыйсыз, нигә кар бар җирдә дә эреп бетмәде, ә кечкенә кисәкләр булып ята? Тиздән җылы яктан кошлар кайтырлар, без ясаган сыерчык ояларында оя корырлар.

- Һәр иртә саен алар үзләренең җыры белән безнең күңелне күтәрәләр, сөендерәләр. Агачлардагы һәм түтәлләрдәге зарарлы бөҗәкләрне ашарлар. Нинди зарарлы бөҗәкләрне беләсез? Кырмыска зарарлымы? (Юк, ул санитар). Агачлар белән нинди үзгәрешләр булды? (Бөреләр бүртенә башлады). Ни өчен бөреләр кыш көне буртенмиләр? (Агачта аю сыман кышын йоклый, кояш карый башлагач уяна һәм кар сулары белән туена башлый).

Хезмәт эшчәнлеге:яшелчә бакчасында юлларны ком белән түшәү.

Максат: малайларга кызларны хөрмәт итәргә өйрәтергә (ком чиләген күтәреп алып килү).

Хәрәкәтле уеннар.

“Кошларның җылы яклардан кайтулары”

Максат: тәрбияче сигналы буенча тиз арада хәрәкәт итәргә өйрәтү.

Индивидуаль эш:хәрәкәтчәнлекне үстерү.

Максат: киң адымнар белән йөрүне ныгыту, каршылыклар аша сикереп чыгу.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Май ае

Саф һавада булу №1.

Каен агачының борын төрткән бөреләрен күзәтү.

Максат:

- Язның кыш өстеннән өченче җиңүе – урман язы белән таныштыру.

 

Күзәтү барышы.

Тәрбияче балаларга табышмак һәм әңгәмә оештыра:

Елгалар ярына кайтты,

Ташулар басылдылар.

Кояшка карап елмаеп,

Бөреләр ачылдылар.

 

· Табышмакта кайсы вакыт турында сүз бара?

· Язның билгеләрен санап күрсәтегез;

· Хәзер нинди ай?

Балаларның игътибарын тиздән язның өченче җиңүенә, кыш өстеннән тулысынча җиңүенә юнәлтергә.

· Бу нинди агач?

· Бөреләр белән ни булган?

· Алар зурмы, әллә кечкенәме?

Бөреләрне иснәп карарга тәкъдим ителә. Алардан нинди ис килә?

Бөреләрне сак кына тотып карарга тәкъдим ителә. Алар нинди? Яфраклар нинди төстә күренә башлыйлар?

 

Бигрәк матур язгы көн,

Уяна бакчада бөреләр.

Яшелләнеп, хуш ис бөркеп,

Иркәли күзләрне яфраклар.

· Урман тиздән нәрсәдән киенер?

· Нинди кошлар очып кайтырлар? Кайсысы урманда күк-кү кычкырыр.

· Яздан соң нинди вакыт килер? (Җәй)

Хезмәт эшчәнлеге:бакчада түтәлләрне жыештыру.

Масат: түтәлләрне орлыклар сибәрлек итеп әзерләү теләге уяту.

Хәрәкәтле уеннар:“Йөгереп җит һәм сикер”

Максат: дөрес сикерү алымнарын булдыру.

“Юл буйлап кем тизрәк йөгереп килеп җитә?”

Максат: пространствода ориентлашуны үстерүне дәвам итү.

Индивидуаль эш: төрле предметларны күрсәтелгән җиргә төбәп ыргыту.

Максат: бер кул белән төбәп ыргыту күнегүләрен ныгыту.

Ирекле эшчәнлек

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы –рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада булу №2.

Чыршыны нарат белән чагыштыру.

Максат:

- ылыслы агачлар турындагы белемнәрне дөресләү, аларның охшашлыгы һәм аерымлыгы (наратта чыршы сыман һәрвакыт яшел, бары энәләре генә озынрак, ботаклары да очларында).

 

Күзәтү барышы.

Наратлар биеккә күтәрелгәннәр

Әйтерсең күкне себерергә теләгәннәр.

Ел буе күк йөзе торсын дип

Чалт аяз болытсыз булсын дип. (Нарат)

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә.

 

Энәләрем чыршыныкыннан озынрак

Туп турыга мин үсәм

Булсам урман эчендә

Ботакларым очымда (Нарат)

 

Хезмәт эшчәнлеге: территорияләрне җыештыру.

Максат:

- хезмәт сөяргә өйрәтү;

- бер-береңә ярдәм хисе тәрбияләү;

Хәрәкәтле уеннар: “Чыпчыклар”, “Поезд”.

Максат: балаларны скамейка буйлап йөрергә күнектерү, таралып йөгерергә өйрәтү.


Дата добавления: 2015-01-19; просмотров: 133; Нарушение авторских прав


<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Бармак уеннары | О распределении стоимости.
lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2017 год. (0.299 сек.) Главная страница Случайная страница Контакты