Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Шагыйрь Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.




Һади Такташ 1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губернасының Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, аннары күрше Түбән Пешли авылы мәдрәсәсендә укый. Кечкенәдән үк укырга, җырлар, такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә. Һади беренче мәртәбә үз өендә әткәсеннән һәм әнкәсеннән дәресләр ала. Өйдә бераз укыгач, үз авылларындагы дини мәктәпкә китә. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы, заманына күрә укыту процессы яңачарак корылган Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда Һади 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый. Биредә ул шул чакта төрки дөньяга киң таралган «Вакыт», «Йолдыз», «Ялт-Йолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр язу белән мавыга. Кызганыч ки, булачак шагыйрьнең бу чорда иҗат иткән шигырьләре безнең көннәргә кадәр килеп ирешмиләр. Пешләйдән соң Һади бер елын, укымыйча, авылда үткәрә.

Беренче империалистик сугыш башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. Шул уңайдан унөч яшьлек Һадины да, үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияртеп, Урта Азия якларына Кәттә-Курган шәһәренә озата. Һади әүвәл әлеге сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай хәлендә яши. Аннары Бохарага күчеп, шәһәр байларыннан берсенең мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге булып эшли. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спектакль, концертларга йөри, Бохара әмирен бәреп төшерүне максат итеп куйган сәяси хәрәкәттә актив катнаша. Матбугатта Бохарадагы вакыйгаларны яктырткан мәкалә-хәбәрләре басылып чыга. Бала чактан ук башланган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам иттереп, «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахраларында» исемле шигырьләрен яза. «Төркстан сахраларында» дигән шигыре Ташкентта нәшер ителә торган «Олуг Төркстан» газетасының 1918 елгы 21 гыйнвар санында басылып та чыга. Бу — Һади Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

Муса Җәлилнең “Кичер илем” сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Кичер мине, илем, синең бөек
Исмең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.

Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомрем өчен сатмадым.
Волхов шаһит: изге сугыш антын
Соң чиккәчә керсез сакладым.

Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле
Яуганда да туплар, ядрәләр,
Каушамадым кан һәм үлек белән
Тулганда да тирә-әйләнәм.

Алда, артта, уңда һәм сулымда
Киселсә дә юлым, күкрәгем
Яраланып канга төренсә дә,
Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.

Мин алдымда күрдем шыр сөяктән
Котылгысыз үлем шәүләсен.
Кил син миңа, үлем, бары гомрем
Коллык белән төгәлләнмәсен!

Мин түгелме дуска хат язучы,
«Борчылма, дип, тормыш юлдашым,
Соңгы тамчы каным тамса тамсын,
Тик антыма таплар кунмасын!»

1. Герой кемгә эндәшә?

2. Ул үз антына тугры каламы?

3. Герой үлемнән куркамы?

 


Поделиться:

Дата добавления: 2015-04-21; просмотров: 129; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.006 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты