Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Хәзерге заман шагыйренең шигырен яттан сөйләгез.




Бер партада утырабыз

Ирек белән икәү без.

Ничек белеп утырганбыз –

Бигрәк тә пар килгәнбез.

 

Беребез – әйбәт укучы,

Уртача – икенчебез.

Әмма математикадан

Икебез дә көчле без.

 

Икебез дә саналабыз

Тырышып укучылардан.

Ирек рәсем ясый белә,

Ә мин шигырь чыгарам.

 

Минем шигырь язуымны

Белми ләкин беркем дә.

Шигырьләремне кешегә

Укымыйм мин берсен дә.

 

Шигырьләрем бер малайга

Багышлана барсы да.

Ә ул малай минем белән

Утыра бер партада.

(Рафис Корбан “Партадаш”)

Билет №13

Бәйрәмнәр турында сөйләгез.

Бәйрәмнәрне һәркем ярата. Төрле бәйрәмнәр бар: дәүләт бәйрәмнәре, милли бәйрәмнәр, һөнәри бәйрәмнәр, дини бәйрәмнәр, гаилә бәйрәмнәре, шәхси бәйрәмнәр... Һәр бәйрәмнең тарихы ниндидер күңелле, шатлыклы, истәлекле вакыйга белән бәйле. Кайбер бәйрәмнәр күп гасырлар буе яши, кайберләре бик тиз юкка чыга. Күп илләр, халыклар өчен уртак бәйрәмнәр һәм бер ил яки бер халыкныкы гына булган бәйрәмнәр бар. Мәсәлән, Яңа ел - бик күп илләрдә борынгыдан бәйрәм ителә һәм төрле халыкларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.

Ул минем дә иң яраткан бәйрәмем. Яңа ел - гаилә бәйрәме. Без гаиләдә бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлыйбыз: дусларга һәм туганнарга бүләкләр сатып алабыз, чыршы бизибез... 31 декабрьдә төнге сәгать уникедә бөтен гаилә бәйрәм табынына җыела. Барыбыз да бер-беребезне Яңа ел белән котлыйбыз, бәхет телибез. Яңа елны каршылагач, урамга чыгабыз. Анда, гадәттә, халык күп була. Барысы да бәйрәм итәләр, һәркайда музыка яңгырый, шау-шу, уен-көлке тавышлары. Кемдер гармун уйный, кемнәрдер җырлый, кемнәрдер бии. Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котлыйлар.

23 февральдә Россиядә ел саен Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне солдат һәм офицерларны гына түгел, барлык ир-атларны бәйрәм белән котлыйлар.

Июнь аенда татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе була. Бу бәйрәмнең тарихы, татар халкының тарихы кебек үк, бик борынгыдан килә. Сабан туе, гадәттә, матур урман аланында, яшел болында уза.

Бу бәйрәм картларның да, яшьләрнең дә, балаларның да яраткан бәйрәме. Сабантуйда һәркем теләп катнаша. Бәйрәмдә төрле милли уеннар һәм ярышлар: ат чабышы, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һәм башка уеннар уздырыла. Сабантуйның төп ярышы - милли көрәш. Татарча көрәш ярышында катнашу һәм җиңү өчен батырлар ел буе әзерләнә. Сабантуй батырына бәйрәмнең иң зур бүләге бирелә.

Милли бәйрәмнәр халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуда зур роль уйный. Бу бәйрәмнәрдә төрле милләт кешеләре бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән танышалар.

Татарларның Сабан туе, русларның Спас ярминкәсе, керәшен татарларының Питрау, чувашларның Уяв, мариларның Семык һәм башка милли бәйрәмнәр соңгы елларда республикада яшәүче төрле милләт кешеләренең дә уртак бәйрәменә әйләнде.

 


Поделиться:

Дата добавления: 2015-04-21; просмотров: 88; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.006 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты