Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Зегез яшәгән җирегез турында сөйләгез.




Казан - Татарстан Республикасының башкаласы. Ул Иделнең сул ярында урнашкан. Аның мәйданы - 300 квадрат км га якын. Шәһәрдә 1млн 200 гә якын кеше яши.

Казан - тарихи һәм архитектура һәйкәлләренә бай шәһәр. Башкаланың иң матур урыны - Казан Кремле. Шәһәрнең тарихы шушыннын башланган. Кремль Казансу буенда урнашкан. Ул биек таш стена белән әйләндерелгән. Казан ханлыгы чорында Кремльдә Хан сарае, биш таш мәчет һәм башка биналар булган. Хан сарае урынында хәзер Президент резиденциясе урнашкан. Кремльнең иң борынгы һәм истәлекле урыны - Сөембикә манарасы. Ул 58 метр биеклектә, җиде катлы. Бу манара - Казанның изге символы. Казан кунаклары Кремльгә ак таштан салынган Спас манарасының капкасы аша керәләр.

Казан - мәдәни үзәк. Монда күпсанлы музейлар, күргәзмә һәм концерт заллары бар. Шәһәрдә 6 театр эшли: М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В.Качалов исемендәге Зур рус драма театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Яшь тамашачы театры, Татар дәүләт Курчак театры.

Казан - фән үзәге. Биредә Татарстан Фәннәр академиясе, күпсанлы югары уку йортлары урнашкан. Шуңа күрә дә Казанны студентлар шәһәре дип йөртәләр. Федераль университет, техник һәм технологик, энергетик һәм медицина университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм башка югары уку йортларында 70 меңнән артык студент белем ала.

Элек-электән Казан промышленность үзәге булып тора. Шәһәрдә күпсанлы завод-фабрикалар самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре һ.б. җитештерә.

Казан - борынгы тарихи шәһәр. 2005 елда Татарстан башкаласының меңьеллыгы Россия күләмендә бәйрәм ителде. Меңьеллык уңаеннан шәһәребез бик үзгәрде: яңа биналар төзелде, искеләре төзекләндерелде. Кремльдә искиткеч матур Кол Шәриф мәчете торгызылды. Казанда берсеннән-берсе матур биналар, яңа мәйданнар һәм һәйкәлләр барлыкка килде: Казан Ратушасы, Боз сарае, Меңьеллык паркы, халыкара ат спорты комплексы һ.б.

Бүгенге көндә Казан Универсиадага әзерләнә. 2013 елда бездә бөтендөнья студентлар олимпия уеннары уздырылачак.

 

Рафис Корбанның “Партадаш” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Бер партада утырабыз

Ирек белән икәү без.

Ничек белеп утырганбыз –

Бигрәк тә пар килгәнбез.

 

Беребез – әйбәт укучы,

Уртача – икенчебез.

Әмма математикадан

Икебез дә көчле без.

 

Икебез дә саналабыз

Тырышып укучылардан.

Ирек рәсем ясый белә,

Ә мин шигырь чыгарам.

 

Минем шигырь язуымны

Белми ләкин беркем дә.

Шигырьләремне кешегә

Укымыйм мин берсен дә.

 

Шигырьләрем бер малайга

Багышлана барсы да.

Ә ул малай минем белән

Утыра бер партада.

1. Кыз ни өчен шигырьләр чыгара?

2. Ни өчен ул аларны беркемгә дә укымый?

3. Бу шигырьләр кемгә багышлана?

4. Синеңчә, кыз аларны Иреккә күрсәтәме икән?


Поделиться:

Дата добавления: 2015-04-21; просмотров: 87; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.006 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты