Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Фонетик зарядка”. (фонетиканы кабатлау).




Мастер – класс “ Укучыларны олимпиадага әзерләү”.

Максат. Балаларның сәләтен ачу, аны үстерү, дөрес юнәлеш бирү. Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерү.

Укучыларны олимпиадага әзерләү,

 

 

Олимпиадада, гадәттә, фәнне аеруча зур кызыксыну белән өйрәнүче, зирәк, тырыш, иҗади сәләткә ия булган балалар көч сынаша. Бәйге махсус әзерлек таләп итә. Әзерлек түбән сыйныфлардан башланырга тиеш. Сәләтле балалар белән эшләү – олимпиадага әзерләүнең бер адымы. Сәләтле балалар белән эш, ягъни олимпиадага әзерләнү, гадәттә, дәресләрдән соң алып барыла. Ләкин балалар дәресләрдән соң калып шөгыльләнергә бик яратмыйлар , шуңа күрә мондый “дәресләрне” уен формасында алып бару отышлырак , дип уйлыйм мин. Мондый дәресләрдә үткән материалны кабатлау уен белән бергә үрелеп алып барылса, нәтиҗәсе күпкә югарырак була.

Бүген күрселәтеләчәк мастер- класс – югары сыйныфларда укучы татар балалары өчен әзерләнгән.

 

 

Өч өстәл: ( өстәлдә шул төсле кәгазьләр куела)

1. Ак 2. Яшел 3. Зәңгәр

Г. Афзалның бу төсләр турында шигыре укып кителә. ( “ Гамь төсләре”.)

 

 

*** - Ярышыбызны башлыйбыз. Ярышта татар теле һәм әдәбият буенча биремнәр булачак. Җавапны кайсы төркем беренче булып һәм дөрес итеп әйтеп бирә, шул төркемгә үз төсен күрсәткән түгәрәкләр бирелә. Түгәрәкләр санына карап, җиңүчене билгелибез.

 

 

Фонетик зарядка”. (фонетиканы кабатлау).

А. Кайсы аваз артык?

- [у], [ә], [к], [o], [ы]- тартык аваз [к].

- [ө], [а],[о], [ү], [у] – иренләшмәгән сузык аваз [а].

- [в], [д], [б], [гъ], [ф] – саңгырау тартык аваз [ф].

- [м], [з], [с], [д], [т] – ирен- ирен тартыгы[м], калганнары

тел-теш тартыклары.

Б. Бу нинди аваз?

[ү]- алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, озын сузык

аваз.

[з]- тел алдының тел- теш тартыгы, яңгырау, өрелмәле.

[ң]- увуляр, йомык, сонант, борын авазы.

[а]- алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, озын сузык

аваз.

[и]- алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән, озын сузык

аваз.

 

2. Морфологик уен. (сүз төркемнәрен кабатлау)

3 төркем уйный. Җитәкче карточкалар салынган 3 конвертны төркемнәргә бирә. Аннан соң “ заказлар” әйтә башлый. Заказларны кем тиз һәм төгәл үти, шул төркем җиңүче була.

 


Поделиться:

Дата добавления: 2015-09-13; просмотров: 118; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав


<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
 | 
lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.009 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты