Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Аллаһ Тәгалә мәхлүкларына охшамас.




 

1- Аллаһ Тәгалә җисем (тән, гәүдә) түгел. Җисем – җир каплаган (рус. - площадь), киңлеге, буе, тирәнлеге, як-ягы, авырлыгы, күләме, микъдары булган матдә. Җисем – мәхлүклар сыйфаты. Аллаһ Тәгалә бу сыйфаттан пак.

2- Аллаһ Тәгалә әграз түгел. Әлгарыз (әграз) – мәтдәнең галәмәте, ягъни төс, ис, хәрәкәт кебек үзеннән-үзе тора алмаган, мәтдәгә мохтаҗ нәрсә. (рус. – Акциденция) Әграз – мәхлүклар сыйфаты. Аллаһ Тәгалә бу сыйфаттан пак.

3- Аллаһ Тәгалә җәүһәр түгел. Җәүһәр – атом, ягъни Аллаһ Тәгалә атомлардан тормый.

4- Аллаһ Тәгалә шикелгә төренгән (рус. - образ) түгел. Сүрәт-шикелле булу – мәхлүклар сыйфаты. Аллаһ Тәгалә бу сыйфаттан пак.

5- Аллаһ Тәгалә чикләнгән түгел. Чикле булу – мәхлүклар сыйфаты. Аллаһ Тәгалә бу сыйфаттан пак.

6- Аллаһ Тәгалә өлештән торган түгел.

7- Аллаһ Тәгалә хаҗимлы (тат. - күләм, рус. - объём) түгел.

8- Аллаһ Тәгалә берләшкән өлешдәрдән торган түгел.

9- Аллаһ Тәгалә ахыры, соңы булган түгел.

10- Аллаһ Тәгалә мәһияте һәм кәйфияте булган түгел. Мәһият – «бу ни бу?» дигән сорауга җавап. Кәйфият – «бу ничек, нинди, нидән тора?» дигән сорауга җавап.

11- Аллаһ Тәгалә урынга мохтаҗ түгел. Аллаһ Тәгалә күктәдә түгел, Гәрештәдә түгел. Күкләрне һәм Гәрешне бар иткәнче Аллаһ Тәгалә урынсыз бар иде, аларны бар иткәч Ул бер үзгәреш кичермәде.

12- Аллаһ Тәгалә вакытка буйсынган түгел.

13- Аллаһ Тәгалә җихәткә буйсынган түгел. Җихәт (тат. – юнәлеш, рус. - направление) – мәхлүклар сыйфаты. Аллаһ Тәгалә бу сыйфаттан пак.

14- Аллаһ Тәгалә үзгәрешкә буйсынган түгел.

15- Аллаһ Тәгалә җенесле түгел.

16- Аллаһ Тәгалә берәр нәрсәгә охшаган түгел.

17- Аллаһ Тәгалә хәрәкәткә һәм хәрәкәтсеәлеккә буйсынган (рус. динамика, статика) түгел.

18- Аллаһ Тәгалә гыйлеменнән һәм көдрәтеннән тыш һич бер нәрсәнедә калдырган түгел.

 

Йомгаклап шуны әйтәсем килә. Безнең болгар-татар бабаларыбыз хәнәфи мәзһәбендә булганнар. Хәнәфиләрнең үз игътикады булган – ул мәтүриди игътикады. Кызганычка каршы бүген кайберәүләр бабайларыбызның диннәрен тикшереп, шикләнеп, калдырып, батыл фиркалар артыннан киттеләр. Алар сүзләре буенча бу тәфсирләрне галимнәр бүтән эшләре булмаганга, шәйтан вәсвәсәсе буенча язганнар. Аллаһ Тәгалә үзебезнең Әһлес сөннәттә булган бабайларыбыз артыннан баруны җиңеләйтсә иде. Әмин!

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем. Бу басманы үрчетеп таратырга тырышыгыз. Әһлессөннәт сагында Салават хәзрәт бер үзе генә тора алмас.

 

 

 

 

 


Поделиться:

Дата добавления: 2015-09-13; просмотров: 59; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав


<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
 | УКАЗАНИЯ К ВЫПОЛНЕНИЮ РАБОТЫ
lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.006 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты