КАТЕГОРИИ:
АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника
|
Йтегез әле, cез кунакларны еш чакырасызмы?Йе, без кунаклар чакырырга яратабыз. -Вы часто приглашаете гостей? -Да.мы любим приглашать гостей. -Tell me please, do you often invite guests at your place? - Yes, we like inviting people at our place. Рис. Приём гостей 2.Укыгыз. Прочитайте. Read. Без кунаклар чакырырга яратабыз. Кунакларны, гадәттә, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә чакырабыз. Туганнарыбыз, дусларыбыз безгә бик еш кунакка киләләр. Алар килгәнче, әнием табын әзерли, тәмле-тәмле татар ашлары пешерә. Мин аңа һәрвакыт ярдәм итәм. 3.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions. Сезгә кунаклар еш киләме? Гадәттә, сез кемнәрне кунакка чакырасыз? Кунаклар өчен нинди ризыклар пешерәсез?Үзегез кунакка барырга яратасызмы? Кемнәрдә булырга яратасыз? 4.Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues. - Сез шимбә .......... кунакка ..................? - Әйе, ..................... - Кемнәргә бардыгыз? - Әбиемә .............................. - Анда .................. ашадыгыз? - .................. - ............ белән чәй эчтегез? - ..................... ************************ - Кунак чакыру өчен, ................................................? - Минемчә,................................................................. 5.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model. Үрнәк: - Хәерле көн, Марат! - Хәерле көн, Самат! - Кая барасың? - Бүген дустымның туган көне, аңа кунакка барам. - Шулаймыни? Бик яхшы, дустыңа миннән сәлам әйт. 2. Кунакларны ничек каршылыйбыз? Как встречаем гостей? How do we welcome guests? +6.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
Сез кунакларны ничек каршылыйсыз? Тәмле ашлар пешерәбез, табын әзерлибез. -Как вы встречаете гостей? How do you welcome guests? - Готовим вкусные блюда, накрываем стол. Cook delicious dishes, lay the table. Рис. Праздничный стол +7. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. ..........Read and answer the questions. Ял көнне без кунаклар чакырдык, чөнки минем туган көнем булды. Бу көнне башта әнием белән бергә өйне җыештырдык. Мин идән юдым, тузан сөрттем, келәмнәрне чистарттым. Аннары без бергә табын әзерләдек. Әнием бик тәмле салатлар ясады, бәлеш пешерде, тавык кыздырды. Мин дә әниемә бик теләп булыштым. Өстәлгә ап-ак эскәтер җәйдем, тәлинкәләр, пычак, чәнечке, кашыклар һәм бал кашыклары тездем. Аннары табынга яшелчәләр, ит һәм балык ризыклары, җиләк-җимеш, торт, конфетлар һәм сок куйдык. Кич белән дусларым кунакка килде. Алар мине туган көнем белән котладылар, бүләкләр бирделәр, матур сүзләр әйттеләр. Без аларны тәмле ризыклар белән сыйладык. . Әтием дусларым өчен гармунда татар көйләрен уйнады, гитарада уйнады һәм күңелле җырлар җырлады. Соңыннан бергәләшеп фотога төштек. Туган көн бәйрәме миңа да, дусларыма да бик ошады. ?Синең туган көнең кайчан? Туган көнеңне ничек үткәрәсең? Туган көнеңә ничек әзерләнәсең һәм кемнәрне чакырасың? Кунакларны нәрсәләр белән сыйлыйсың? Бәйрәмдә ничек күңел ачасыз? ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE! кунак чакырырга –приглашать гостей-to invite guests каршыларга (каршы ал-ырга) –встречать-meet, welcome озатырга –провожать-see off табын әзерләргә –накрывать стол-lay the table тавык кыздырырга –жарить курицу- to roast chicken эскәтер җәяргә (җәй-) –стелить скатерть-to lay a tablecloth савыт-саба –посуда-tableware тәлинкә –тарелка-plate чынаяк –чашка-cup пычак –нож-knife чәнечке –вилка-fork кашык –ложка-spoon бал кашыгы –чайная ложка-teaspoon тезәргә –ставить-to place, arrange котларга –поздравлять-congratulate бүләк –подарок-gift бүләк итәргә –дарить- to present табын –накрытый стол-table сыйларга –угощать-to treat
көй –мелодия- melody җыр җырларга –петь песню-to sing a song фотога төшәргә –фотографироваться- to have one’s photo taken 8.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences. Әни эштән кайтканчы, мин ..............................Туган көнемдә без ....................... Бәйрәм көннәрендә балалар ...................................Дустымны туган көне белән котлап, мин .................................. Бәйрәмнән соң алар ....................... Өстәлгә матур эскәтер җәйгәч, әнием ............................... Кунаклар өчен без ........... 9.Дөрес әйтегез.Скажите правильно. Say it correctly. Кунаклар килгәч, без чәй (эчәргә). Кунаклар киткәч, мин савыт-сабаны (юарга). Кунаклар килгәнче, әнием тәмле торт (пешерергә). Кунакларга рәхмәт әйтеп, без аларны автобуска кадәр (озатырга). 10.Текстны тулыландырыгыз. Дополните текст. Reconstruct the text. Бәйрәм көнне безне .................чакырдылар. Кибеткә кереп, без ................. алдык. Әбигә ............ алдык, ә бабайга ............ алдык, чөнки ул ..................... ярата. Кибеттән чыккач, ...................утырып, кунакка киттек. Әби белән бабай безне ................. Өйгә кергәч, без ............... бирдек, аларны ................ котладык. Аннары тәмле ............... ашадык, матур сүзләр ...................... Кунакта бик ........... булды. 11.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model. Үрнәк: - Яңа ел бәйрәмен ничек үткәрдегез? - Бик күңелле үткәрдек. - Бәйрәмгә ничек әзерләндегез? - Мин әниемә чыршы бизәштем, бүләкләр әзерләштем, өйне җыештырыштым. 31 нче декабрь көнне без бергә тәмле ризыклар пешердек, бәйрәм табыны әзерләдек. ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE! -ыш/-еш/-ш – фигыльнең уртаклык юнәлеше кушымчалары – аффиксы совместного залога глаголов- suffixes of Collective Voice verbs. 12.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences. Энем миңа .................... юыша. Дустым миңа .................... эшләште. Мин әбиемә ........................ пешерештем. Укытучыбыз безгә ................ бизәште. 13.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions. Кайсы бәйрәмдә? ....................... Кемнең туган көнендә? ..................... Кем белән? .......................... Нинди бүләк? ......................... Нишләсә? .............................. Ул нишләгән? ....................... Кайсы көнне? ................. Нишләгәч? ...................... Нишләгәнче? .................... 2. Табынга нәрсәләр куябыз?Что ставим на стол? Which dishes do we serve for guests? +14.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
|