Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.




Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам. Мин үз илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигъри Дим буйларын сагынам. Гүя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хатфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Мин Карпат тауларына мендем, Финляндия күлләре янында ял иттем. Ләкин Эльбрус кебек мәһабәт, Казбек шикелле гүзәл тауларны, үз илемдәге Аккош күледәй сихри күлләрне очратмадым.

Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйранә мәһабәтлек бер җирдә дә юк, туган ил!

Мин чит авыллар һәм чит шәһәрләр аша узам. Җиңү мине Берлинга алып бара. Чит ил балалары миңа бәйләм-бәйләм чәчәкләр сузалар, чит ил картлары миңа хәмер тәкъдим итәләр, чит ил кызлары миңа җимешләр сузып елмаялар һәм ялваралар:

— Син безне үлемнән коткардың, инде кил, чибәр егет, кунак бул, бездә кал!— диләр.

Әмма мин елмая алмыйм, чөнки хәмерләре исертми, елмаюлары җылытмый. Мин юлымны дәвам итәм. Мин газиз илемне, аның ямьле бәйрәмнәрен, аның талган аякларны да биетә торган хәмерләрен, йөрәккә җылы өргән нечкә билләрен сагынам, гөнаһсыз балаларын күргәндәй булам.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим. Миңа һәр йортның капкасы, hәp өйнең ишеге ачык. Ләкин берсенә дә керәсем килми минем. Мин ата-баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм, шунда тизрәк кайтып керер өчен, Берлинга ашыгам. Берлинга мин, илем белән аерылу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас ечен, чиксез ачу белән барам. Ачуым шулкадәр

көчле, сагынуым шундый татлы ки, мин түзмим, җырлап җибәрәм:

Иле ямьсез, суы тәмсез,

Өйгә кайтасым килә!—

дип җырлыйм мин.

Без мәйданга керәбез. Поляк яшьләре, безне котлап, үзләрененң иң матур җырларын җырлыйлар. Әмма минем күңел еракта. Мин үзебезнең Кызыл мәйданыбызны сагынам һәм туган илдән килгән хатларны укыйм. Дусларым, кардәшләрем миннән, сагынасыцмы, дип сорыйлар. Минем бугазыма төер тыгыла. Мин төерне йота-йота җавап язам:

Телеграм баганасы — олы юлга маяк ул,

Сагынасыңмы дип сорыйсыз — сагынмаган кая ул!

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Сине сагынган саен, миндә көч-дәрт арта, рухым канатлана. Чит илдә йөреп, мин ачык аңладым: совет кешесе өчен үз иленнән да изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул.

Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем.

Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил!

 

1.Лирик герой нинди чит илләрдә булган?

2. Чит җирләрдә йөргәндә, ул бигрәк тә туган ягының нинди урыннарын сагына?


Поделиться:

Дата добавления: 2015-04-21; просмотров: 164; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.009 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты