Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Иртән иртүк




Уятыйм әле кояшны –

Көннәрем якты булсын!

Уятыйм әле бакчаны –

Көннәрем татлы булсын!

Уятыйм әле әнине –

Көннәрем җылы булсын!

Уятыйм әле кошларны –

Көннәрем җырлы булсын!

Уятыйм әле дусларны –

Көннәрем ямьле булсын!

Уятыйм әле Җир шарын –

Көннәрем гөрләп торсын!

Р.Миңнуллин

2.

Спорт белән шөгыльләнү турында ничек әйтәбез?Как говорим о занятиях спортом?

How to speak about going in for sports?

+10.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Йтегез әле, Сезгә кайсы спорт төре ошый?

Миңа йөзү бик ошый.

- Скажите, Вам какой вид спорта нравится? Tell me please, what sport do you like?

- Мне нравится плавание. I like swimming.


*******


- Сез спорт белән кызыксынасызмы?

- Әйе, мин һәрвакыт спорт яңалыкларын тыңларга тырышам.

- Вы интересуйтесь спортивными новостями?Are you interested in sports?

- Да, я всегда стараюсь слушать спортвные новости. Yes, I am. I always try to listen to sport news.


Рис. Занятия спортом

+11.Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте текст и ответьте на вопросы. ........Read to the text and answer the questions.

Спорт – сәламәтлекнең нигезе. Бу, чыннан да, шулай. Россиядә соңгы елларда спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны тагын да артты. Татарстанда да бик күп спорт корылмалары төзелде, спорт мәйданчыклары барлыкка килде.

Казан - 2013 нче елдагы студентларның Бөтендөнья Универсиадасы башкаласы. Бу уңайдан шәһәрдә бик күп заманча спорт биналары төзелә: Теннис сарае, Көрәш сарае, Су спорты төрләре сарае һәм башкалар.

Спорт белән шөгыльләнү өчен, хәзер бөтен мөмкинлекләр бар. Спорт сарайларында төрле секцияләр эшли. Хәзерге заманда көнчыгыштан килгән спорт төрләре дә бик популяр. Димәк, җаның ни тели, шуның белән шөгыльләнергә мөмкин.

?Син кайсы спорт төре белән кызыксынасың? Спорт сараена еш барасыңмы? Спорт яңалыкларын тыңларга яратасыңмы? “Евроспорт” каналы тапшыруларын карыйсыңмы?

12. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

.............................................? Спорт сәламәтлек өчен бик файдалы.

..............................................? Волейбол белән шөгыльләнү өчен, мин атнага ике тапкыр Спорт сараена барам.

................................................? Ул көн саен бассейнда бер сәгать йөзә.

.................................................? Кышын без урманда чаңгыда шуабыз.

..................................................? Татар кызлары Алинә Кабаева белән Ләйсән Үтәмешева - нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионнары, атаклы спортчылар.

...................................................? Быел фигуралы шуу буенча Европа беренчелеге Россиядә үтәчәк.

..................................................? Бездә гольф уены популяр түгел, чөнки моның өчен махсус мәйданчыклар кирәк.

..................................................? Ул “Евроспорт” каналын карарга ярата.

....................................................? Күптән түгел шәһәребездә Россия спорт йолдызлары белән очрашу булды.

13. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Син беләсеңме, бүген ярышта кайсы командалар очраша?

- Казанның “Рубин” командасы һәм Төркиянең “Галатасарай” командасы.

- Син кайсы команданың җанатары?

- Уенга карап. Кайсы команда яхшы уйный, шуның яклы булам. Ә син?

- Ә мин һәрвакыт “Рубин” өчен генә җан атам.

14.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Сәламәт булу өчен, кешеләргә ............... кирәк. Кышкы Олимпия уеннарында ............................ буенча ярышлар үткәрелә. Мин үзем .................... бик яратам. Спортның иң матур төрләреннән берсе - ............... Спорт белән шөгыльләнү өчен, .................. кирәк. Мин ............... ярышларында катнаштым һәм .................. урын алдым.

15.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Син спорт белән шөгыльләнәсеңме? Сиңа кайсы спорт төре ошый? Син спорт ярышларында катнашасыңмы? Яраткан спорт командаларың бармы? Син кайсы команданың җанатары?

16.Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Син бүген ............. барасыңмы?

- Әйе, ........................

- Сәгать ...........?

- ...............................

****

- Иртәгә ............ ярышлары буламы?

- Әлбәттә, ..........................

- Кемнәр уйный?

- ............................ командалары.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

барырга җыена –собирается идти- (he) is going (to go)

китәргә туры килә –приходится уезжать- (he) has to leave

җиңәргә хыяллана –мечтает победить- (he) dreams of winning

17.Үрнәк буенча диалог төзегез. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Марат, кич белән син кая барырга җыенасың?

- Спорт сараена.

- Анда нәрсә була?

- Хоккей матчы. “Ак барс”командасы уйный.

18.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Без стадионга барырга җыенабыз, чөнки ........................................... Һәр спортчы Олимпия уеннарында ......................................... Дустыма ярыштан иртәрәк китәргә туры килде, чөнки ........................................ Татарстан спортчылары ................................... Йөзүдә буенча ярышлар............................................

3.

Җәйге спорт төрләре турында ничек сөйлибез?Как рассказываем о летних видах спорта?

How to talk about summer sports?

+19.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Сез нинди җәйге спорт төрләрен беләсез?

- Йөгерү, сикерү, ишкәкле көймәдә йөзү һ.б.

- Какие летние виды спорта знаете? What summer sports do you know?

- Бег, прыжки, гребля и т.д. Running, jumping, boat racing, etc.


Рис. Летние виды спорта

+20. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. Read to the text and answer the questions.

Безнең өйдән ерак түгел футбол кыры бар. Анда һәр көнне футбол командалары ярышларга әзерләнәләр. Алар көнгә берничә сәгать буе футбол уйныйлар, физик күнегүләр ясыйлар. Без дә бу кырга еш барабыз һәм командаларның уеннарын карыйбыз. Яраткан командаларыбыз өчен җан атабыз.

Уеннар төрлечә тәмамлана. Кайбер көннәрдә командалар арасында исәп тигез була, ә кайбер көннәрдә бер команда икенчесен җиңә. Җиңгән команда спортчылары бик шатланалар. Тренерлары да шатлана. Ә җиңелгән команда уенчылары моңсу булалар, ләкин алар да көндәшләрен җиңү белән котлыйлар, аларның шатлыкларын уртаклашалар.

?Сезнең өй янында спорт мәйданчыклары бармы? Сез анда буласызмы? Бу мәйданчыкларда нәрсәләр белән шөгыльләнергә мөмкин? Сезнеңчә, Россиядә иң танылган футбол командалары ниндиләр?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


физик күнегү –физические упражнение

- physical exercise

тигез исәп –ровный счёт-equal score

сикерергә –прыгать-to jump

җан атарга –зд.болеть-to support

котларга-поздравлять-congratulate

җанатар –фанат-fan, spporter

җиңәргә –побеждать-to win

җиңелергә –проигрывать-to lose

хөкемдар-судья-referee

беренчелек –первенство- championship


моңсу-грустный-sad

21.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Ярышларда ике команда (очрашырга). Абыем авыр атлетика белән (шөгыльләнергә). Дустым йөгерү буенча шәһәр беренчелегендә беренче урынны (алырга). Үткән атнада абыем суга сикерү буенча ярышларда (катнашырга). Якшәмбе көнне без стадионга (барырга). Әнием Җәйге Олимпия уеннарын карарга (яратырга).

22.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Иң яраткан спорт командаң бармы?

- Әлбәттә, бар. “Ак барс” хоккей командасы.

- Ә син үзең хоккей белән шөгыльләнәсеңме?

- Юк. Мин җиңел атлетика белән шөгыльләнәм.

23. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Кайсы көнне? ................ Нинди ярышта? ............... Ничәнче урында? ........................ Кемнәр белән? .................... Нинди исәп белән? .............. Кайсы илдә? ................. Ничә кеше? ............

4.

Кышкы спорт төрләре турында ничек сөйлибез?Как рассказываем о зимних видах спорта?

How to speak about winter sports?

+24.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


 


- Сезнең илдә кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнәләрме?

- Әйе. Бездә кышлар салкын һәм карлы була, шуңа күрә кышкы спорт төрләре бик популяр.

 

 

- В вашей стране занимаются зимними видами спорта? Do people in your country do winter sports?

- Да. У нас зимы бывают холодные и снежные, поэтому зимние виды спорта очень популярны.Yes. Winters here are cold and snowy, that’s why winter sports are very popular.



Рис. зимние виды спорта

25.Текстны укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прочитайте текст и ответьте на вопросы. Read to the text and answer the questions.

Кышкы спорт төрләренә хоккей, чанада, чаңгыда һәм тимераякта шуу, фигуралы шуу керә. Әлбәттә, хәзер кышкы спорт төрләре белән җәй көннәрендә дә шөгыльләнергә мөмкин, чөнки спорт сарайларында ясалма бозлар бар.

Кышын чаңгыда йөрү бик файдалы. Урманнарда, кырларда кешеләр ял көннәрендә рәхәтләнеп чаңгы шуалар, ял итәләр.

Мин үзем чана шуарга яратам. Без дусларыбыз белән тауга барабыз һәм анда чана шуабыз. Бу тауда балалар һәрвакыт күп була.

?Син кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнәсеңме? Сиңа кайсы төр аеруча ошый? Син кайда тимераякта шуасың? Сиңа тау чаңгысында шуу оәыймы?

26. Сорауларны дәвам итегез. Продолжите вопросы. Complete the questions.

Гафу итегез, сездә тимераяк ........................? Иртәгә син безнең белән ................................? Кичә теливизордан хоккей ................................? Сезнең яраткан спорт төрегез ....................? Фигуралы шуу буенча .........................? Син тау чаңгысында .......................? Гаиләгездә кем .......................?

27.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Әйтегез әле, “Ак барс” уенына билетлар бармы?

- Юк, билетлар күптән бетте инде.

- Кызганыч, ә икенче уен кайчан була?

- Берсекөнгә. “Ак барс” белән “Салават” очраша.

28. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кичә безнең мәктәпкә танылган спортчылар (килергә). “Рубин” футбол командасын дөньяда яхшы (белергә). Алинә Кабаева нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионы (булырга). Интернетта спорт йолдызлары турында кызыклы мәкалә (укырга). Казанда төрле халыкара ярышлар (үткәрергә). Дустым Президент кубогына чаңгы ярышында (җиңәргә).

29. Сораулар куегыз һәм укыгыз. Поставьте вопросы ипрочитайте. Make up questions and read.

..............................................? Без кичә тауга чаңгы шуарга бардык.

..............................................? Татарча көрәш – милли спорт төре.

...............................................? Әнием тимераякта шуарга ярата.

..............................................? Республикабызның Президенты танылган спортчылар белән очрашкан.

...............................................? Кышкы Олимпия уеннары программасында миңа фристайл аеруча ошый.

.................................................? Хоккейчыларыбызкичәге уенда җиңгәннәр.

+30.“Туп-туп тубыбыз” шигырен тыңлагыз һәм яттан сөйләгез. Прослушайте стихотворение “Топ-топ мячик” и расскажите наизусть. Listen to the poem “Step-step ball” and tell it by heart.

Диск6 №7

5.


Поделиться:

Дата добавления: 2014-11-13; просмотров: 173; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.006 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты