Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Даяки–нда




Казансу елгасы…

Кама буе…

Кукмара…

Нчыяки–ынчы

алты…

ун…

тугыз…


8.Төрле заманнарда дөрес әйтегез. Скажите правильно в различных временах. Say it correctly using different tenses.

Дустым күп шәһәрләрдә (булырга). Кешеләр һәр илнең матур урыннарына (сокланырга). Ул истәлекле урыннарда фотога төшәргә (яратырга). Сәяхәт вакытында без борынгы шәһәрләр турында (сөйләшергә). Кичә мин Мәскәү шәһәре турында кызыклы тапшыру (карарга). Укучылар герой-шәһәргә экскурциягә (барырга).

9.Туган шәһәрегез (авылыгыз) турында чит ил кешеләренә ниләр сөйләрсез?Шул турыда языгыз һәм укыгыз. Что бы вы рассказали иностранцам о своем родном городе (селе)? Напишите об этом и прочитайте. Where and how do you like to have a good time? Write and tell about it.

 

МИН ЯРАТАМ СИНЕ, ТАТАРСТАН!Я ЛЮБЛЮ ТЕБЯ, ТАТАРСТАН!

I LOVE YOU, TATARSTAN

Унсигезенче дәрес.Восемнадцатый урок.Eighteenth Lesson

1. Татарстан шәһәрләре турында ничек сөйләшәбез?Как разговариваем о городах Татарстана? How to talk about Tatarstan cities?

2. Татарстан районнары һәм авыллары турында ничек әйтәбез?Как говорим о районах и сёлах Татарстана? How to talk about Tatarstan regions and villages?

3. Татарстан халыклары турында ничек сөйлибез?Как расказываем о народах Татарстана?How to talk about Tatarstan nations?

4. Татарстанның табигате турында ничек сөйләшәбез?Как разговариваем о пррироде Татарстана? How to talk about Tatarstan nature?

5. Танылган татарлар турында ничек әйтәбез?Как говорим об известных татарах?How to talk about famous Tatars?

1.

Татарстан шәһәрләре турында ничек сөйләшәбез?Как разговариваем о городах Татарстана? How to talk about Tatarstan cities?

+1.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

- Сез беләсезме, Татарстанда ничә шәһәр исәпләнә?

- Әйе, беләм, егермеләп шәһәр бар.

- Иң зур шәһәрләр ниндиләр?

- Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Алабуга.

Рис. Города Татарстана

2. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Алабуга шәһәре – Татарстаның иң борынгы шәһәрләренең берсе. Ул республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан. Мәйданы - 41 кв.км.

Алабугада күп күренекле шәхесләр яшәгән. Танылган рус рәссамы И.И.Шишкин монда туган һәм үзенең иң матур рәсемнәрен иҗат иткән. Атаклы рус шагыйрәсе Марина Цветаева бу шәһәрдә торган. Алабугада Тарих музее, Н.А.Дурова, И.И.Шишкин музейлары эшли.

Алабугада “Шайтан каласы” исемле археологик истәлек бар. Ул – Алтын Урда заманында корылган борынгы Болгар мәдәнияте истәлеге.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


көньяк –юг-south

төньяк –север-north

көнчыгыш –восток-east

көнбатыш –запад-west

Алтын Урда–Золотая Орда-

the Golden Horde


3.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Синең Татарстанның кайсы шәһәрләрендә булганың бар? Татарстанның иң зур шәһәрләре ниндиләр? Син бу шәһәрләргә кайчан бардың? Бу шәһәрләрдә нинди истәлекле урыннар бар? Кайсы шәһәр сиңа күбрәк ошады?

4.Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

-Син Татарстаннанмы?

- Мин ...............................

- Татарстанның башка шәһәрләрендә ................................?

- Әйе, мин ........................................

5.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

-Син иртәгә кая барырга җыенасың?

- Яр Чаллы шәһәренә барырга җыенам.

- Анда нәрсә була?

- Татар язучылары белән очрашу.

6.Җөмләләрне дәвам итегез.Продолжите предложения. Complete the sentences.

Татарстанда шәһәрләр күп, ләкин мин ................... Һәр шәһәрдә ........................... Казан шәһәрендә миңа .................................. Минем Түбән Кама шәһәрендә ...................... Күптән түгел алар Алабугага ...........................

Яшел Үзән шәһәре Казаннан ерак түгел, шуңа күрә .......................

+7. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. Read and answer the questions.

Татарстан Республикасы Идел буенда урнашкан. Аның мәйданы - 68 мең квадрат километр. Халкы – 3 миллион 700 мең кеше. Татарстанда 100 дән артык милләт вәкиле яши. Татарстан Республикасы составында 20 шәһәр, 43 район, 3 меңгә якын авыл исәпләнә. Иң эре шәһәрләр - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә. Татарстан шәһәрләрендә вертолетлар, “КамАЗ” машиналары, суыткычлар һәм башка кирәкле товарлар җитештерелә.

Татарстанда танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары, китапханәләр эшли. Биредә ел саен Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет фестивале, Федор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале, “Алтын мөнбар” халыкара мөселман фильмнары фестивале үткәрелә. Моннан башка халыкара спорт ярышлары да еш була.

Бүгенге көндә Татарстан – сәяси, икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәк.

? Бүгенге көндә, сезнеңчә, Татарстан нинди республика? Татарстан турында нинди кызыклы мәгъүматлар беләсез? Чит илләрдә Татарстан турында беләләрме?

8. Татарстан Президенты белән очрашсагыз, аңа нинди сораулар бирерсез? Шуларны языгыз (6-8 сорау). Если бы вы встретились с Президентом Республики Татарстан, какие вопросы задали бы ему. Напишите их. What questions would you give to Tatarstan President, if you met him? Write them down.

+9. ”Туган илнең улы мин” шигырен тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте стихотворение “Я- сын родной страны” и прочитайте. Listen to the poem “I am the son of my Motherland” and read it.


Поделиться:

Дата добавления: 2014-11-13; просмотров: 93; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.005 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты