Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Диск 2 №1




5.

Танылган татарлар турында ничек әйтәбез?Как говорим об известных татарах?

How to talk about famous Tatars?

+32.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Әйтегез әле, дөньякүләм танылган татарлардан Сез кемнәрне беләсез?

Минемчә, алар шактый күп! Минем Муса Җәлил, Рудольф

Нуриев, Рәшит Сюняев, Ирек Мөхәммәтов, Гаяз Исхакый турында укыганым бар.


+33. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. .............Read and answer the questions.

Дөньяда 7 миллионнан артык татар исәпләнә. Алар Татарстанда, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм өлкәләрендә, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә дә яшиләр. Төркиядә, Кытайда, Америкада, Финляндиядә татар диаспоралары шактый зур. Шулай ук Австралиядә, Германиядә, Япониядә, Балтыйк буе дәүләтләрендә дә татарлар яши.

Үзләренең фәнни ачышлары, сәләтләре, иҗатлары, ирешкән казанышлары белән дөньяда танылган татарлар аз түгел. Алар арасында Йосыф Акчура, Садри Максуди, Муса Җәлил, Рудольф Нуриев, Роальд Сәгъдиев, Абдулла Аббас, Роберт Нигъмәтуллин, Рәшит Сюняев, Ирек Мөхәммәтов, София Гобәйдуллина кебек күренекле шәхесләр бар.

Мәсәлән, Йосыф Акчура Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе депутаты, Төркия президенты Кәмал Ататөрекнең мәдәният һәм сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Истамбул университеты профессоры була. Абдулла Аббас - Кытайның Синьцзян университеты профессоры, биология фәннәре докторы, Бөтенкытай халык вәкилләре мәҗлесе депутаты. Рәшит Сюняев – Росссия фәннәр академиясе академигы, атаклы астрофизик, хәзерге вакытта Германиянең Гархинг шәһәрендә Макс План исемендәге Астрофизика институты белән җитәкчелек итә

Казан егете Ирек Мөхәммәтов - Бөекбританиянең Король балеты солисты, “Дөньяның иң оста биючесе” дигән мактаулы исем лауреаты. София Гобәйдуллина – атаклы композитор, Германиядә яши һәм музыка иҗат итә. Сергей Шәкүров, Чулпан Хаматова, Марат Башаров – танылган театр һәм кино артистлары. Ринат Дасаев, Зиннәтулла Биләлетдинов, Марат Сафин, Алинә Кабаева – дөньякүләм танылган спортчылар, Алсу Сафина – “Евровидение” конкурсы лауреаты....

Шулай ук татар мәдәниятенең якты йолдызлары – әдипләр Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гомәр Бәширов, рәссамнар Бакый Урманче, Харис Якупов, композиторлар Салих Сәйдәшев. Фәрит Яруллин, Рәстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, җырчылар Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров – дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән бөек шәхесләр, олуг талантлар.

? Татарлар кайларда яшиләр? Башка илләрдәге татар диаспоралары турында нәрсәләр беләсез? Танылган татарлардан кемнәр турында ишеткәнегез яки укыганыгыз бар?


Поделиться:

Дата добавления: 2014-11-13; просмотров: 102; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.006 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты