![]() КАТЕГОРИИ:
АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника
|
Нурулла» мәчетеКазан, Киров ур., 74/15 Башка атамалар “Печән базары мәчете”, “Юныс мәчете”, “Җиденче җәмигъ мәчете”. 1845-1849 елларда архитектор А.К.Ломан проекты буенча коммерция советниклары бертуган Ибраһим (1806-1886) вә Исхак (1810-1884) Юнысовларның аталары, беренче гильдияле сәүдәгәре Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юнысов (1776-1849) улларына васыять итеп калдырган акчаларына төзелгән. 1890-1908 елларда биредә танылган җәмәгать һәм сәяси эшлеклесе, “Азат” газетасын нәшер итүче Габдулла Габделкәрим улы Апанаев (1861-1919) имам-хатыйб вазифасын башкарган. 1929 елның 16 ноябрендә Татарстан республикасының Үзәк башкарма комитеты карары белән мәчет ябыла, манарасы җимерелә, 1990 елда мәхәллә кешеләренә кире кайтарыла һәм хәзерге атамасын ала. 1990-1995 елларда мәчет архитектор Р.В.Биля-лов проекты буенча реставрацияләнә һәм реконструкцияләнә. Мәхәллә диагонале буенча урнашкан, манарасы белән Киров һәм Па-рижская Коммуна урамнары кисешкән почмакка чыга. Мәхәллә почмагы периметры буенча элеккеге Печән базарының беркатлы сәүдә биналары, кечкенә кибетләре төзелгән булган. Хәзерге вакытта бу корылмалар “Нурулла” мәчетенең ярдәмче биналары вазифасын үти. “Нурулла” мәчетенең композициясе нигезенә 1844 елдагы үрнәк проекты салынган. Заллы, гөмбәзле мәчетнең Интерьерлар Р.В.Билялов проекты буенча реконструкцияләнгән. Зал өстендә фирәзә төсле ярымтүгәрәк гөмбәз һавада йөзеп калган сыман. Түгәрәк тәрәзәләрнең витражлары аша залның идәне, диварларына төсле-төсле ут таплары төшә. Беренче каттагы тәһарәт бүлмәсе мәрмәр белән тышланган вә сырлы кәсәле декоратив фонтан белән бизәлгән. Татар ислам архитектурасының ошбу гүзәл истәлеге милли төзү сәнгатенең яңа чоры башлануын тасвирлап яңа төр мәчетләр — бина торецында җир өсте манарасы булган гыйбадәтханәләр таралуына өтеш бирә. Мәчет композициясендә милли-романтик юнәлешендәге эклектика стиле күзәтелә.
|