Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Казан, К.Насыйи ур., 27




Башка атамалар: «Икенче җәмигъ», «Байлар» мәчете 1768-1771 елларда сәүдәгәр Якуп Солтангалиев акчасына төзелә. ХҮШгасыр ахары-ХХ гасыр башларында мәчет Апанаевлар сәүдәгәрләре карамагында булган. Гыйбадәтханәдә Салих бин Сә-гыйть, Фәхретдин хәзрәт, Исхак бин Сәгыйть, Сәлахетдин бин Исхак, Таҗетдин бин Бәшир кебек дәрәҗәле дин белгечләре хезмәт иткән.

XIX гасыр ахыры-ХХ гасыр башында Апанай мәчетенең имам вазифасын аталы-уллы Габделгалләм белән Мөхәммәткасыйм Салиховлар башкарган. 1930 еллар башында Татар Республикасының Үзәк Башкарма Комитеты карары белән ябыла. Совет чорында мәчет залларының гөмбәзле түшәмнәре җимерелә, бина өч катка бүленә. 1995 елда элеккеге мәчет бинасы мөселманнарга бирелә. Апанай мәчете аерым бер участокта, урам сызыгына почмак белән урнашкан була. Ике кат, ике зал, түбәдәге манарасы булган мәчетләр типына керә. Кайчандыр оригиналь архитектурага ия булган мәчеттән хәзерге вакытта нибары турыпочмаклы, фасадларында затлы бизәлеш эзләре күренә торган остов (каркас) кына сакланган.

1930 елларда манара, гөмбәзле түшәмнәр, түбәләр вәхшиләрчә җимерелә, интерьер ту-лысынча диярлек юк ителә, иске тәрәзәләр таш белән томалап куела, яңа тәрәзәләр исә ике рәт рәвешендә ясала. Элеккеге гыйбадәтханә балалар бакчасына әверелә. Иң әүвәл мәчет бинасы хәзергесе белән чагыштырганда ике тапкыр кечерәк, бер залы, бер вестибюле һәм аларны аера торган аркылы диварга таянган сигез кырлы манараларыннан гына гыйбарәт була. 1872 елда мәхәллә мөселманнары биш мең сум акча җыеп мәчет бинасының төньягында, архитектор П.И.Романов проекты буенча зур, ике катлы, өч тәрәзәле, баскычлы янкорма төзиләр. Архитектура стиле бозылмый кала. Янкормада яңа зал белән яңа вестибюль урнаша. Яңа манара — сигезкырлы, икеяруслы — иске һәм яңа биналар тоташкан җирдә күтәрелә. Манарага стена ягындагы баскыч белән менгәннәр.

1882 елда коммерция советнигы И.Г.Юнысов тырышлыгы белән мәчет тирәли кирпеч койма төзелә. XIX гасырның икенче яртысында үткәрелгән реконструкциядән соң мәчетнең стиль формаларында «мәскәү» бароккосы белән кушылган татар декоратив сәнгате элементлары сакланып кала. Хәзерге вакытта бинаның фасадларында почмак пилястрларның бөтенесе диярлек, аралык пилястрларның күбесе һәм кәрниз сакланган.

 

 


Поделиться:

Дата добавления: 2015-09-13; просмотров: 49; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.006 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты