Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Казан, Гафури ур., 34 А.




Башка атамалар: “Зур Таш” мәчете, “Тугызынчы җәмигъ мәчете”. 1801-1802 елларда беренче гильдияле сәүдәгәре Габдулла бин Габ-делсәлам бин Үтәмеш әл-Мачкарави (1832 елда үлгән) акчасына төзелгән. Кыйбла ягын күренекле дин эшлеклесе һәм җәдитче ислахы Габдельнасыйр Курсави билгеләгән булган. Кайбер мәгълүматлардан караганда, 1830-1840 елларда мәчет А.К.Шмитд проекты буенча киңәйтелә һәм яңадан диярлек эшләнә. Бер риваять буенча ошбу мәчет 1552 елда Казанны яклаганда шәһит булган мөселманнарның уртак кабере урынында салынган. Кабер иске зур бер таш (Иске Таш) белән билгеләнгән булган, һәм бу таш, риваять буенча, мәчет төзелгәннән соң да озак еллар буе аның көнчыгыш фасады каршысында сакланып торган.

XIX гасыр башыннан бирле биредә атаклы Әмирхан нәселенең вәкилләре имам-хатыйб вазифаларын башкаралар. Алар арасында: күренекле дин эшлеклесе һәм тарихчы Хөсәен Әмирхан (1816-1893) - 1847-1889 еллардагы мәчет мулласы; аның углы, педагог-новатор, мәгърифәтче Мөхәммәтзариф Әмирхан (1853-1921) -1875-1921 еллардагы мәчет имамы. Ошбу рухани гаиләсендә күренекле татар язучысы Фатыйх Әмирхан (1886-1926) туган. 1893-1932 елларда “Иске Таш” мәчетендә икенче, ә соңыннан — өлкән мулла вазифасын шагыйрь Мөхәммәтсадыйк Шаһиәхмәт углы Иманкулов (1870-1932) башкарган. 1930 елларның ахырында Татарстан республикасының Үзәк башкарма комитеты карары белән мәчет ябыла, 1994 елда мөселманнарга кире кайтарыла. Мәчет бинасы ике катлы, ике заллы, манарасы — түбә уртасында. Кирпечтән салынган турыпочмаклы бинаның икенче катында гыйбәдәт заллары, беренчедәскладлар урнашкан. Мәчеткә төньягыннан керәләр. Мәчетнең биштән бер өлешен биләгән вестибюль заллардан аркалы дивар белән аерылган. Вестибюльнең сул өлеше ике катында да хезмәткәрләр өчен бирелгән. Керүнең уң ягында икенче катка менә торган өч өлешле баскыч бар. Анфилад рәвешендә урнашкан гыйбадәт заллары калынлыгы ике метр диярлек дивар белән аерылган. Диварның калын катламы эчендә манарага менә торган тар баскыч урнашкан. Залларның яссы түшәмәләре реконструкция вакытында, А.К.Шмидт проекты буенча XIX гасырның беренче яртысында ясалган булса кирәк. Беренче кат складлары тәре рәвешле биек гөмбәзсыман түшәмәләр белән капланган. Гөмбәзләрнең берсен уртадагы зур дүртпочмаклы багана тота. Түшәмәләрнең шундый конструкцияләре XVIII гасырда һәм аннан алдан да таралган булган, XIX гасыр башындагы мәчеттән сакланган һәм соңыннан да үзгәрешләргә дучар булмаган.

Мәчет фасадлары катгый классицизим стилендә эшләнгән. Буй фасадлары үзәк ризалит - фасадның алга чыга торган бер өлеше белән ныгытылган. Фасадлар эшләнешенең кырыслыгын залара калын диварга куелган дүрт яруслы манара да ассызыклый сыман. Манара формалары борынгы Болгар вә Касыйм (Рязань өлкәсе) манараларын хәтерләтә. Ошбу манара XIX гасырның беренче яртысында булган реконструкциясе вакытында күтәрелгән булса кирәк. “Иске Таш” мәчете — татар-мөселман архитектурасының истәлеге булып тора. Ул традицион формаларында эшләнгән, фасадлар классик юнәлештә бизәлгән, манараның романтик формаларында борынгы болгар төзү сәнгате алымнары сизелә.

 


Поделиться:

Дата добавления: 2015-09-13; просмотров: 54; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.005 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты