Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Мөбарәк булсын!–Пусть будет благословенным!-Congratulations!




уңыш –успех-success

бәхет –счастье-happiness

шатлык –радость-joy

мәхәббәт –любовь-love

сәламәтлек-здоровье-health

ихлас күңелдән – от всей души- from the bottom of one’s heart

Бәйрәм итәргә- праздновать- celebrate


3. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Сиңа кайсы бәйрәм күбрәк ошый? Бәйрәмдә кемнәрне котлыйсың? Бәйрәмнәрдә кемнәргә хатлар язасың? Сине кемнәр котлый? Җиңү көнендә кемнәрне котлыйлар? Россиядә Укытучылар көне кайчан була? Сез укытучыгызга нинди теләкләр әйтәсез?

4.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Әнием, сине 8 нче март бәйрәме белән котлыйм! Сиңа сәламәтлек, шатлыклар һәм бәхетләр телим!

- Бик зур рәхмәт, кызым, теләкләрең тормышка ашсын!

Рис. Поздравление с днем учителя

5.Үрнәк буенча укытучыгызны бәйрәм белән котлагыз. Поздравьте своего учителя по образцу. Congratulate your instructor on a holiday using the model.

Үрнәк:

Хөрмәтле Алсу Дамировна!

Сезне ихлас күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар, бәхет телим. Укучыларыгыз Сезне һәрвакыт шатландырсыннар һәм яратсыннар!

Укучыгыз Илнур.

2.

Бәйрәмнәр турында ничек сөйлибез?Как рассказываем о праздниках?

How to tell about holidays?

+6.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


1 нче гыйнвар - Яңа ел бәйрәме.1 января – Праздник Нового года. January 1- New Year.

7 нче гыйнвар – Раштуа бәйрәме.7 января – праздник Рождества. January 7– (Orthodox) Christmas.

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне.23 февраля – День защитников Родины. February 23 – Day of the Motherland Defenders.

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне.8 марта – Международный женский день. March 8 – International Women’s Day.

1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме.1 Мая - праздник весны и труда.

9 нчы май – Җиңү көне. 9 Мая – праздник Победы. May 9 – Victory Day.

30 нчы август – Татарстан Республикасы көне.30 августа – День Республики Татарстан. August 30 – Day of the Republic of Tatarstan

4 нче ноябрь – Килешү көне.4 ноября – День Согласия. November 4 - Day of Peace.

6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.6 ноября – День Конституции Республики Татарстан. November 6 – Day of the Republic of Tatarstan Constitution.

Рис. Названия праздников

+7.Текстны тыңлагыз, укыгыз, сорауларга җавап бирегез. Прослушайте. прочитайте текст, ответьте на вопросы. .........Read to the text, answer the questions.

Россиядә иң яраткан бәйрәм - Яңа ел бәйрәме. Бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлыйлар: дусларга һәм туганнарга бүләкләр сатып алалар, чыршы бизиләр. Яңа ел – гаилә бәйрәме. 31 нче декабрь көнне төнге сәгать уникедә бөтен гаилә бәйрәм табынына җыела. Барысы да бер-берсен Яңа ел белән котлыйлар, бәхет телиләр, ә аннары чыршы төбеннән һәркем үзенә бүләк таба.

Ел саен 23 нче февраль көнне Россиядә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне хәрбиләрне генә түгел, һәр ир-атны бәйрәм белән котлыйлар.

Россиядә һәм Татарстанда 8 нче мартта барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйлар. Бу көнне аларга чәчәкләр бүләк итәләр, матур сүзләр әйтәләр.

30 нчы августта Татарстанда Республика көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне урамнарда төрле концертлар, тамашалар, спорт уеннары үткәрәләр. Кешеләр рәхәтләнеп күңел ачалар, җырлыйлар, бииләр.

? Синеңчә, иң күңелле бәйрәм нинди? Гадәттә Яңа ел бәйрәмен кайда үткәрәсең? Яңа елда сиңа нәрсәләр бүләк итәләр? Төрле илләрдә тагын нинди күңелле бәйрәмнәр була?

8.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Татарстанда нинди милли бәйрәмнәр була?

- Иң зур милли бәйрәм – Сабан туе.

- Ә дини бәйрәмнәр бармы?

- Әйе, Корбан бәйрәме, Раштуа бәйрәме.

9. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Син быел Яңа елны кайда каршыладың? 8 нче мартта кемнәрне котладың? 30 августта син Татарстанда булдыңмы? Республика көнендә кешеләр ничек күңел ачалар? Башка халыкларның кайсы бәйрәме сезгә аеруча ошый?

10.Җөмләләрне дәвам итегез. Complete the sentences.

Бәйрәмдә кешеләр ............................... Кичә шәһәр үзәгендә спорт бәйрәме ............................. Мин 8 Март бәйрәмен бик яратам, чөнки ................................. Яңа ел бәйрәмендә без .................................... Һәр халыкның милли бәйрәмнәре була, шуңа күрә ............................ Дустымны бәйрәм белән ...........................

11.Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог.Complete the dialogue.

- 30 нчы августта .............................. бәйрәм була?

- ...........................

- Син бу бәйрәмдә ............................?

- Бу вакытта мин ..............................

12. Дустыгызны бәйрәм белән котлап, открытка языгыз. Напишите открытку, поздравив друга с праздником. Write a postcard to your friend and congratulate him on a holiday.

+13. ”Яңа ел” җырын тыңлагыз һәм өйрәнегез. Прослушайте песню “Новый год” и выучите. Listen to the song “New Year” and learn it.


Поделиться:

Дата добавления: 2014-11-13; просмотров: 114; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.006 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты