Студопедия

КАТЕГОРИИ:

АстрономияБиологияГеографияДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника


Бала һәм күбәләк





Бала:

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!


Г.Тукай

3.

Яңа дуслар белән ничек танышабыз?Как знакомимся с новыми друзьями?

How to get acquainted with new friends?

+12.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, Сезнең белән танышырга мөмкинме?

- Әйе, таныш булыйк, мин - Әмир. Ә Сез кем буласыз?

- Мин – Равил.

-

-

-

- Извините, можно с Вами познакомиться? Excuse me, can I get acquainted with you?

- Да, давайте познакомимся. Я Амир. А Вы кто будете?Yes, let me introduce myself – Amir. And who are you?

- Я Равиль. I am Ravil.


13.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Кичә мин Кытайдан килгән егет белән таныштым. Аның исеме – Көдрәт. Ул – татар егете, Кытайда яшәүче татарларның өченче буыны вәкиле. Көдрәт Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында укый. Киләчәктә галим булырга хыяллана. Ул - бик акыллы, тырыш һәм аралашучан егет, һәркемне хөрмәт итә. Көдрәт татар, кытай һәм уйгыр телләрен бик яхшы белә. Аның белән аралашу бик күңелле. Яңа дустым миңа бик ошады. Аның белән танышуыма мин бик шат.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


буын –поколение- generation

хыялланырга –мечтать-to dream

вәкил –представитель- representative

хөрмәт итәргә-уважать- to respect


14.Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

- ...................................................?

- Бу – минем яңа дустым.

- ....................................................?

- Исеме – Рут Бартоламэ.

-....................................................?

- Рут Германиядән, Гиссен шәһәреннән.

15. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Америкадан килгән дустың белән син кайчан һәм кайда таныштың? Сез ничә ел дуслар? Ул нинди телләрдә сөйләшә? Яңа дустың нәрсәләр белән кызыксына? Ул Казанда беренче тапкырмы? Аңа Казанда нәрсәләр ошый?

16.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Яңа дустың кайдан?

- Әстерханнан.

- Ул татарча беләме?

- Бераз белә.

4.

Кешеләрнең күңелен ничек яуларга мөмкин?Как можно завоевать сердце людей?

How to obtain a person’s heart?

+17.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Галия ханым, әйтегез әле, Азат әфәнде Сезнең күңелне ничек яулады?

-

-

- Ул бик игътибарлы, юмарт кеше. Шуның белән күңелемне яулады.

-

 

- Галия ханум, скажите, пожалуйста, как Азат эфенди завоевал Ваше сердце? Mrs. Galiya, tell me please how did Mr. Azat obtain your heart?

- Он очень внимательный, щедрый человек. Этим он завоевал моё сердце. He is a very attentive, generous person. That is how he obtained my heart


18.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Кешеләрнең күңелен яулау өчен, нинди булырга кирәк? Минемчә, беренчедән, һәр кеше белән ягымлы сөйләшә белергә кирәк. Икенчедән, игътибарлы һәм тыныч булырга кирәк. Өченчедән, һәркемгә ярдәм күрсәтергә кирәк. Усал, саран, ялкау, хәйләкәр, тупас кешеләрне беркем дә яратмый.

19. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

- Сиңа ............. кешеләр ошый?

- Миңа .......................................

- Ә ниндиләре ошамый?

- ...............................

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


Тыныч –спокойный-calm

тыйнак –скромный-modest

җитди –серьёзный- serious

җаваплы –ответственный-responsible

эшчән –трудолюбивый-hard-working

гадел –справедливый-fair

сабыр (түземле) –терпеливый-patient

ярдәмчел-отзывчивый- helpful

юмарт –щедрый-generous

саран –скупой-greedy

ялкау –ленивый-lazy

үзсүзле –упрямый-stubborn

тупас –грубый-rude

хәйләкәр-хитрый-sly


20. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

................................? Яңа дустым бик игътибарлы кеше.

................................? Иң якын дустым белән мин мәктәптә таныштым.

.................................? Бу егет бик җитди.

..................................? Яңа дустыбызның исеме – Рут.

...................................? Кичә мин Мәскәүдә яшәүче дустыннан хат алдым.

...................................? Һәр кеше сабыр һәм тыныч булырга тиеш.

...................................? Миңа хәйләкәр кешеләр ошамый.

....................................? Бабам - бик юмарт кеше

21. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Кешеләргә игътибарлы булсагыз, алар ............................... Гафу ит, кичә мин сиңа шалтырата алмадым, чөнки ..................... .. Гадәттә, мин – тыныч кеше, ләкин .................................... Күңелле кешеләр белән ....................... Мин бу кеше турында .................................. Яңа дустыма .......................... Дусларым беркайчан да ............................

22. Дөрес әйтегез. Скажите правильно.Say it correctly.

(Ул) дусты, (мин) соравым, (сез) бүләгегез, (алар) танышлары, (син) туганнарың.

23.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Иртәгә Гүзәлнең туган көне. Аңа бүләк аласыбыз бар.

- Нәрсә алабыз?

- Минемчә, аңа зур русча-инглизчә сүзлек бүләк итәргә кирәк, чөнки ул хәзер инглиз телен өйрәнә.

24.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Бу кеше миңа ошамый, чөнки ул ..................... Әниемне эшендә хөрмәт итәләр, чөнки ул ......................... Абыем бик ...................., шуңа күрә дуслары аны яраталар. Әбиебез кебек ......................... булырга тырышабыз. ................... булсаң, кешеләр сине яратмаслар.

+25.”Ышанма” шигырен тыңлагыз һәм сәнгатьле итеп укыгыз. Прослушайте стихотворение “Не верь” и прочитайте выразительно. Listen to the poem “Don’t believe” and read it with intonation.

Ышанма


Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Ул егылган арып», — дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр...

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Алмаштырган илен»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.......

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Муса инде үлгән»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр...


Муса Җәлил

5.

Татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән ничек файдаланабыз?Как используем образцы татарского речевого этикета?

How to use samples of Tatar speech etiquette?

+26.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Үтенеп сорыйм, бу укытучының телефон номерын әйтегезче.Убедительно прошу, скажите, пожалуйста, номер телефона этого учителя.Could you tell me please this teacher’s telephone number.

Зинһар өчен, ачуланмагыз, мин бераз соңга калдым.Пожалуйста, извините, я немного опоздал. Please don’t be angry, I’m a little late.

Борчылмагыз, барысы да яхшы булыр.Не беспокойтесь, всё будет хорошо. Don’t worry, everything will be all right.

Чын күңелдән шатлыгыгызны уртаклашам.От всей души разделяю вашу радость. I am sincerely glad to share your joy.

Мин Сезгә ярдәмегез өчен шундый рәхмәтле!Я Вам так благодарна за помощь! Thank you so much for your help!

27. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Зинһар өчен, гафу итегез, ..........................? Әйтә алмассызмы, ...................................? Игътибарыгыз өчен рәхмәт, Сез ............................ Мөмкин булса, ..................................... Сорарга ярыймы, ...................... Сорарга рөхсәт итегезче, .......................? Без Сезгә бик рәхмәтле, чөнки .....................

28. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Вакытым булмаса да, сезгә (ярдәм итәргә). Француз егете Пьер Казанга татар телен өйрәнү өчен (килергә). Мин әйткән сүзләрне дусларым беркайчан да (онытырга). Һәр ел җәен алар (сәяхәт итәргә). Кичә мин соң кайттым, чөнки дустымның туган көнендә (булырга). Гафу итегез, без бу биремне (яза башларга) әле. Дустым бу романны ике көндә (укып чыгарга). Минемчә, алар бу бүләкне синең өчен (сатып алырга).

29. Сүзләр белән җөмләләр языгыз. Напишите предложения со словами. Write sentences with these words.

Гафу үтенәм, зинһар өчен, әйтегезче, кабатла әле, сез беләсезме, борчылмагыз, таныш булыйк, мөмкин булса, сорарга ярыймы.

6.

Кирәклекне ничек белдерәбез?Как выражаем необходимость?

How to express necessity or lack of necessity?

+30.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Синең бүген китапханәгә барасың бармы?

-

-

-

-

- Әйе, барасым бар.

-

-

- Тебе нужно идти сегодня в библиотеку? Do you need to go to the library today?

- Да, мне нужно идти.Yes, I need to go.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

Нишлисең бар?Минем барасым бар (юк), минем киләсем бар (юк) - кирәклекне белдерә торган аналитик фигыльләр – аналитические глаголы, выражающие необходимость -analytical verbs expressing necessity

31.Үрнәк буенча әйтегез. Скажите по образцу. Say according to the model.

Үрнәк: Бүген хат язасым бар.

Иртәгә синең кая ......................? Дәресләр беткәч, безнең китапханәгә .......................... Кич белән аның яңа дуслары белән ..................... Өйгә кайткач, сезнең ..........................? Якшәмбе көнне минем ............................

32. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог.Complete the dialogue.

- Бүген синең кая ...............................?

- .................. барасым бар.

- Сәгать ........................?

- Минемчә, .....................

33.Үрнәк буенча җавап бирегез. Ответьте по образцу. Answer the questions according to the model.

Үрнәк: Бүген минем кибеткә барасым юк.

Иртәгә синең бассейнга барасың бармы? ........................... Аның дустына хат язасы бармы? .............................. Бүген аларның бу кешене күрәселәре бармы? ............................. Сезнең җавап бирәсегез бармы?.......................... Аларның авылга китәселәре бармы?............................. Кичен синең дәресләр әзерлисең бармы?......................... Сезнең кая да булса шалтыратасыгыз бармы?............................ Аның нәрсә дә булса аласы бармы?............................

34.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Минем (китәргә) бар, синең (сөйләргә) бар, аның (җавап бирергә) юк, безнең (кабатларга) бар, сезнең (язарга) юк, аларның (килергә) бар.

35.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

язасы

аласы

Аның нәрсәукыйсыбар?

пешерәсе

тыңлыйсы

36.Үрнәк буенча әйтегез. Скажите по образцу. Say according to the model.

Үрнәк: сары алмалар

Кызыл ............., яшел ..............., зәңгәр ................, соры ................., кара ................, ап-ак ................, коңгырт ................, шәмәхә .................

37.Сүзләрнең антонимнарын әйтегез. Скажите антонимы слов. Say antonyms of the words.

Саран - ............, ак - ............, алдым - ........., иске - ...................., кыйбат - .......... кердем -.......

38.Сораулар куегыз һәм укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте. Make up and write down questions.

.................? Китәсебез бар. ....................? Күңел ача. ...............? Танышты. .................... ? Аралашучан. ...................? Игътибар. ................... Аралаштылар. ................ ? Әйтсен. .......................? Хөрмәт итәргә.

39.Үрнәк буенча әйтегез.Скажите по образцу. Say according to the model.

Үрнәк: Дустым миннән юмартрак.

Мин дустымнан ......................... Бабам әбиемнән ......................... Алсу барысыннан да ..................... Без алардан .................... Син бездән ......................

Апам абыемнан ......................

40.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Безнең кибет........ барасыбыз бар. Аның дәресләр....... әзерләнәсе бар. Аларның сәгать дүрт........ китәселәре бар. Дустымның әнисе........... шалтыратасы бар. Укучыларның сораулар......... җвап бирәселәре бар.

41.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Кесә телефоның бармы?

- Бар.

- Номерың ничек?

- 89276543210. Ә синеке?

- Минеке - 89059871234.

+42.“Нәни дуслар” җырын тыңлагыз һәм өйрәнегез. Прослушайте песню “Маленькие друзья” и выучите. .......................

+43.“Сертотмас үрдәк” әкиятен тыңлагыз һәм сөйләгез. Прослушайте сказку “Болтливая утка” и расскажите...........................

 

СҮЗЛЕКЧӘ.СЛОВАРИК.VOCABULARY


Барлык- все-everybody

бөтен – все-everything

буын – поколение-generation

гадәти –обычный-ordinary

гадел –справедливый-fair

дусларча –по-дружески- in a friendly way

җаваплы –ответственный- responsible

җитди –серьезный-serious

игътибарлы – внимательный-attentive

кирәклек-необходимость-necessity


рәсми- официальный-official

саран –скупой-mean, greedy

сөйләм –речь-speech

тупас –грубый-rude

тыйнак – скромный- modest

тырыш – старательный- diligent

үзсүзле – своенравный- wilful

уртаклашырга – разделять – to share

файдаланырга – пользоваться- to use

һәр – каждый- every

һәрбер – каждый-each

һәркем –каждый- everyone

эш – работа, дело- work, deed

эшчән – трудолюбивый- hardworking

юмарт – щедрый- generous

ялкау –ленивый- lazy

яуларга-завоевать-conquer


ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ!ПРОВЕРЬТЕ СЕБЯ! CHECK YOURSELF!

 

+1. Дикторның сорауларын тыңлагыз һәм пауза вакытында җавап бирегез. Прослушайте вопросы диктора и ответьте на них в паузу. Listen to the questions on the recording and answer in pauses.

Син көн саен кемнәр белән аралашасың?

.........................................................

Сиңа нинди кешеләр белән аралашу ошый?

..................................................................

Әңгәмәдәшеңне кызыксындыру өчен, нишләргә кирәк?

.......................................

Син аралашучан кешеме?

................................................

Дусларың белән нәрсәләр турында сөйләшәсең?

............................................

Синеңчә, кешеләрнең күңелен яулау өчен, нинди булырга кирәк?

.......................................................................................

2. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Дустың белән син кайчан таныштың? Дустың нинди кеше? Сиңа дустың ни өчен ошый? Синеңчә, татарлар аралашучанмы? Сиңа нинди кешеләр белән аралашу җиңел? Синеңчә, яңа дусларны кайда табарга мөмкин? Синеңчә, нинди кешеләрне күбрәк хөрмәт итәләр? Синеңчә, иң яхшы дус нинди булырга тиеш?

3.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кая? Дустымның туган көне ...... Кайда? “Әкият” кафесы.......... Кайчан? Октябрь ае.......... Кемнән? Дустым.......... Кемгә? Дустым......... Кемнең? Дусларым......... Сәгать ничәдә? Ун...... Сәгать ничәгә кадәр? Кичке ун..... кадәр. Кайсы бәйрәмне? Яңа ел бәйрәме......

4.Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write the beginning of the sentences.

..................... телефоннан сөйләштек. ................... аралашу бик кызыклы булды. ................... күп телләр белә.. ..................белән таныштырдым. ................ иртәгә киләчәкләр. ............................. игътибарлы, сабыр булырга тиеш. ...................... бик ошады. .................................., шуңа күрә ул тагын килергә булды.

5.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Кешеләрне үзеңә карату өчен, ..........................Дустымны очраткач, мин ...................... Яңа танышым бик кызыклы кеше , чөнки ........................... Алар Казанга беренче тапкыр килгәннәр, шуңа күрә .................... Башка шәһәрдән килгән дустыма шәһәребез бик ошады, һәм ул ................... Танышым телләр өйрәнергә ярата, чөнки ......................... Татар кешеләре турында ..................................

6.Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Find the correct answer.

Соңга калуым ...... гафу итегез.

1) турында 2) өчен 3) кадәр

Мин транспорт...... танышырга яратмыйм.

1) – та 2) – тә 3) –да

Әңгәмәдәшем.... күп сораулар бирдем.

1) - гә 2) – кә 3) –ә

Минемчә, дустым миннән игътибарлы......

1) –рак 2) – рәк 3) – ук

7.Дөрес языгыз. Напишите правильно.

Write it correctly.



Поделиться:

Дата добавления: 2014-11-13; просмотров: 109; Мы поможем в написании вашей работы!; Нарушение авторских прав





lektsii.com - Лекции.Ком - 2014-2024 год. (0.007 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав
Главная страница Случайная страница Контакты